16+

Гагаринның хатыны ничек яшәп ята?

Юрий Гагаринның хатыны Валентина Ивановнага 79 яшь, ялгыз яши. Йолдызлы шәһәрчектәге фатиры тәрәзәсеннән аның сөекле иренең һәйкәле күренеп тора.

Гагаринның хатыны ничек яшәп ята?

Юрий Гагаринның хатыны Валентина Ивановнага 79 яшь, ялгыз яши. Йолдызлы шәһәрчектәге фатиры тәрәзәсеннән аның сөекле иренең һәйкәле күренеп тора.

Ялгыз дип әйтү дә ярамас, ул космонавт бакыйга күчер алдыннан аңа бүләк ителгән Лора кушаматлы попугай белән яши.

Гаиләнең бәхетле көннәре

1968нче елда әлеге фатирга күченеп, кызлары Елена белән Галинаның уңышларына куанып кына яши башлаганда гаилә башлыгы вафат була. Ире үлгәннән бирле фатирындагы бер генә әйберне дә алыштырмыйча, нәкъ элеккечә саклый, бик аралашырга, интервьюлар бирергә яратмый икән.

Гагаринның оныгы Екатерина 2011 елда кияүгә чыккан

Валентина Ивановна һәр елны ике кызы һәм оныклары - Екатерина, Юрий белән 12 апрельдә бәйрәм ясыйлар, дип яза starhit.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading