16+

Гаилә елында ничә пар гаилә корган, ничәсе таркалган икән...

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамланып килә, әмма гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк.

Гаилә елында ничә пар гаилә корган, ничәсе таркалган икән...

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамланып килә, әмма гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде. 
– Гаилә – дәүләтнең, илебезнең нигезе. Агымдагы ел Россия өчен хас булган тотрыклы традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән, - диде ул.

Гаилә елында ничә пар гаилә корган, ничәсе таркалган икән? Ничә мәхәббәт җимеше дөньяга килгән, хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарылган? Балаллы гаиләләргә дәүләт нинди ярдәм төрләре күрсәтә. Шуларга күз салыйк әле. 

40ка җиткәч ник аерылышалар?
2023 елда Татарстан мең кешегә исәпләгәндә теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округында лидер булган иде, әмма 2022 ел белән чагыштырганда, гаилә коручылар саны 2,2 меңгә – 27,4 меңнән 25,2 меңгә кадәр кимеде. Татарстан Министрлар кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, быелның ноябрь ахырына республикада 22 меңнән артык никах теркәлгән. Димәк, быел да өйләнешүчеләр санының шактыйга кимүен күрергә охшаган.

Аерылышуларга килгәндә, статистика берникадәр оптимизм өсти. Быелның 11 аенда 12 225 аерылышу теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, 7,4 процентка азрак. 2023 елның 11 аенда 13201 пар аерылышу карарын кабул иткән, 2022 елда бу сан 13326 булган.

Иң үкенечлесе Татарстанда ешрак берничә ел яшәгән яшь парлар түгел, ә 10-19 ел гомер иткән урта буын кешеләре аерылыша икән.
–  Аерылырга карар кылганнар һич кенә дә яшь гаиләләр түгел. 10-19 ел бергә яшәүчеләр. Бу кешеләрнең яше – 40-49. Шуңа күрә яшь парлар белән генә түгел, урта яшьтәгеләр белән дә эшләргә ниятлибез, - ди Эльвира Әхмәтова.

Гаилә елы яңа проектларга көчле импульс биргән, ЗАГС бүлекләре тарафыннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында 2 мең чара үткәрелгән. Елның иң истәлекләре вакыйгалары арасында гаилә учагын кабызу, 25 елдан артык бергә яшәгән күп балалы гаиләләрне һәм парларны дәүләт бүләкләре белән бүләкләү, Республика көнендә бер үк вакытта 45 парның никахын теркәү аталды.

Һәр бала кадерле
2024 елның 11 аенда Татарстанда 32,1 мең сабый дөньяга аваз салган. Малайлар кызларга караганда берникадәр күбрәк туган. Кызганычка, Гаилә елында да туучылар санының артуына ирешелмәгән.  Соңгы еллардагы тенденция быел да сакланган.  2023 елда туучылар исәбе мең кешегә 9,1не тәшкил итсә, 2024 елда бу күрсәткеч 8,8гә кадәр кимегән. Бала табу яшендәге хатын-кызлар да азая бара бит: былтыр 933 меңнән артык булса, быел инде 929 меңгә калган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев исә, бу вакытлы гына күренеш, дип тынычландырды. 2030-2032 елларда демографлар фаразлары буенча без яңадан туучылар санының арта башлавын күрәчәкбез. 

Табиблар кулларыннан килгәнчә, төрле ысуллар белән демографик күрсәткечләр өчен көрәшә. Әйтик, Татарстанда бүген актив рәвештә йөклелеген өзәргә ниятләгән гүзәл затлар белән эшлиләр. Кризислы йөклелек үзәкләрендә бу адымга барырга әзерләнгән һәр хатын-кыз белән аерым эшлиләр. 11 ай эчендә 56,5 проценты кире уйлаган. Республиканың 19 шәхси медицина оешмасы аборт ясау лицензиясеннән баш тарткан. 

Бер яшькә кадәрге сабыйларның үлем күрсәткечләрен дә соңгы 20 елда 4 тапкырга киметә алганнар: перинаталь чордагы авырулар, эндокрин, нерв системасы, сулыш органнары чирләреннән үлүчеләр азайган. Гомумән алганда, балалар гомерләрен югалтулар ниндидер авырулар аркасында түгел, ә тышкы сәбәпләрдән була. Бу – юл һәлакәтләре, батып үлү, егылу, янгыннар һ.б.

Балага узуда кыенлыклар кичергән парларга да ярдәм итәләр. ЭКО программасы ярдәмендә бик күпләр әти-әни булу бәхетенә ирешә. Быелның 10 аенда 1500гә якын шундый процедура үткәрелгән. Болар әле дәүләт гарантияләре буенча бушлай ясалганнары гына, шактый гына парлар бу чарага түләүле нигездә бара. 

Республика кайгырта

Балалы гаиләләргә федераль һәм төбәк социаль ярдәм чараларына килгәндә,  алар шактый киң. Республика көче белән гамәлгә ашырылганнары турында Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Әйтик, балалары булган аз керемле гаиләләргә өстәмә рәвештә гамәлгә кертелгән республика ярдәм чаралары арасында:
– аз керемле күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүнең 100% компенсациясе (2024 елның декабренә 3,9 мең бала колачланган);
– аз керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга елына 10 мең сум күләмендә дарулар сатып алуга түләүләр (2024 елның декабренә 6,2 мең бала колачланган);
– 5 һәм аннан күбрәк баласы булып, гаилә составында инвалид балалары һәм (яисә) инвалид ата-аналары булган гаилә әгъзаларына айлык пособие (2024 елның декабренә 181 кеше колачланган);
– яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләр өчен балалар кирәк-яраклары комплектлары (2024 елның декабренә 2,1 мең бала колачланган).

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү уникаль демографик чара булып тора (беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 50 мең сум, өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 100 мең сум). 2018 елдан 14,1 мең хатын-кыз колачланган, шул исәптән 2024 елда – 1,6 мең хатын-кыз.

Татарстанда 55,7 мең күп балалы гаилә теркәлгән, соңгы 12 елда аларның саны 2,3 тапкырга арткан. Аларда республиканың һәр бишенче баласы тәрбияләнә. Күп балалы гаиләләр арасында 10 бала тәрбияләүчеләре дә бар.

Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең шулай ук төрле чаралары каралган. Аларның иң нәтиҗәлеләре:
- торак мәйданының социаль нормасы һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 30 процент күләмендә субсидия (алучылар саны – 234,8 мең кеше);
- 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга субсидия (алучылар саны – 53,4 мең кеше);
- гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга укуларын тәмамлаганчы, әмма иң күбе 23 яшькә җиткәнче кадәр генә, юлда йөрүгә айлык субсидия (алучылар саны – 69,8 мең кеше).

Ана капиталы да, бердәм пособие дә...
Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, Татарстанда 400 меңнән артык гаилә ана капиталы сертификаты алган. «Демография» илкүләм проекты кысаларында 2007 елдан гамәлдә булган әлеге ярдәм чарасы Президент Владимир Путин инициативасы белән 2030 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы күләме дә шактый артты: программа гамәлгә кергәндә, аның күләме 250 мең сум булса, хәзер 833 мең сумга кадәр тәшкил итә (беренче балага 630,4 мең сум, икенчесе туганда 202 мең сум өстәмә түләү). 

Ана капиталыннан тыш, Социаль фонд бүлеге 17 яшькә кадәр балалалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие түли (231 меңнән артык балага бирелә, түләүләрнең гомуми суммасы – 22,7 млрд сум). Пособиенең максималь күләме балалар өчен 12,7 мең сум һәм йөкле хатын-кызлар өчен 14,3 мең сум тәшкил итә. Түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык критерийларыннан чыгып билгеләнә. 

Бүлекчә шулай ук балалы гаиләләргә ярдәмнең башка төрләрен дә күрсәтә. Алар арасында:
– йөклелек һәм бала табу буенча пособие; 
– бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү;
– беренче бала туганда (уллыкка алынганда) айлык түләү; 
– яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие;
– баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер мәртәбә бирелә торган пособие; 
– инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен өстәмә ял көннәре һәм айлык компенсация түләүләре; 
– хәрбиләрнең гаиләләренә һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренә, шулай ук радиация йогынтысына дучар булган гаиләләргә ярдәм чаралары.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading