16+

Психолог: "Ир-атлар урамда танышканда баш тартудан курка"

Заман белән бергә танышу урыны да үзгәрә икән. Ә мәхәббәт шул ук кала. Аның өчен утка-суга керергә әзер торучылар, тырыша-тырыша парын эзләүчеләр дә бихисап. Бу мәсьәләгә фән һәм тәҗрибә ягыннан карар өчен белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Психолог:  "Ир-атлар урамда танышканда баш тартудан курка"

Заман белән бергә танышу урыны да үзгәрә икән. Ә мәхәббәт шул ук кала. Аның өчен утка-суга керергә әзер торучылар, тырыша-тырыша парын эзләүчеләр дә бихисап. Бу мәсьәләгә фән һәм тәҗрибә ягыннан карар өчен белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Социаль челтәрләрдә оештырган сораштыруыбызда 225 кеше катнашты. “Ялгызлар үз парлары белән кайда таныша?” – дигән сорауга 3% – яучылар аша, 23% – танышлары аша, 28% – урамда, театрда, концертта яки дискотекада дип җавап бирде. 46% укучыбыз, интернет, социаль челтәрләр ярдәмендә, диде.

Ләйсән Сафиуллина – тәҗрибәле психолог. Гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калу сагында торучы белгеч. Кешегә уй-фикерләрен, психологик халәтен аңларга ярдәм итә.

– Хәзер күп парлар интернетта кавыша. Андый мәхәббәтнең нинди психологик үзенчәлекләре бар?
– Күпләргә, бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә, көндәлек тормышта социаль элемтәләр кимү хас. Кешеләргә үз дөньяларында бикләнеп яшәү тынычрак тоела. Яшьләр күп вакытларын интернетта үткәрә, шуңа күрә тиң ярларын да шунда эзлиләр. Мондый аралашуның үзенчәлекләре бар: кешеләрдә коммуникатив каршылыклар юкка чыга. Алар күзгә-күз карап сөйләшүне тулыландырырга тырышып, еш кына шәхси мәгълүмат, хис-кичерешләр белән бүлешәләр. Интернетта аралашуның этикеты да аерылып тора. Анда эмоциональлек өстенлек итә. Тагын шунысын да искәртик, Интернетта аралашуны контрольдә тотып була. Сөйләшәсең килмәсә, кара исемлеккә тыгып куйдың да бетте. 
Минем карашка реаль парны булдыру чынбарлыкта гына мөмкин. Мөнәсәбәтләр интернетта барлыкка килсә дә, алар чын очрашуларга күчәргә тиеш.

– Урамда танышырга теләп килүчеләр кимеде. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Кешеләр комфорт зонасыннан чыкмый. Берничә дистә ел элек кешеләр ачыграк һәм күпкә аралашучан иде. Хәзер исә тормыш ритмы үзгәрде, көндәлек мәшәкатьләр, ашык-пошык арасында танышуга урын калмый. Кайбер кешеләр урамда танышуны яраксыз ысул дип саный. Ир-атлар, хатын-кызлар кебек үк урамда танышканда баш тартудан курка. Өстәвенә, мондый танышулар җитди мөнәсәбәтләргә сирәк китерә дип уйлаучылар да бар.

– Психологиядә мәхәббәт бармы?
– Мәхәббәт объектын күрү белән кешенең йөрәк тибеше күтәрелә һәм үз-үзен тотышы үзгәрә. Мәхәббәт – кешене җимерүче дә, илһамландыручы да булырга мөмкин. Ул үзеннән-үзе туа һәм акылга буйсынмый. Кайбер психологлар мәхәббәтнең кешене социальләштерү ысулы булуын раслый. Икенчеләре аны җенси гормоннар эшләп чыгару нәтиҗәсе дип атый. 
Мәхәббәтне билгеләү турында бердәм фикер юк. Әгәр шәхси фикеремне алсак, мәхәббәт барлыгына ышанам, аның үсеш стадияләре бар дип уйлыйм. Психологик яктан, җитлеккән кешеләр партнерын кабул итәргә, мөнәсәбәтләрдә тигезлек сакларга, сөйгән кешесенә хөрмәт белән карарга сәләтле.

– Өч елдан соң мәхәббәт бетә дигән китап та бар, бу фикер белән килешәсезме?
– Мәхәббәтнең дәвамлылыгын үлчәп булмый дип уйлыйм. Гашыйк булу хисе озак яшәми. Ә мәхәббәт – ул уртак тырышлык белән барлыкка килә. Яраткан кешене аңлау, хөрмәт һәм ышаныч белән туа торган хис. Ике кеше тырышлыкны күпме куйса, хис шул кадәр озак яшиячәк.

Психолог киңәше
Гаиләдә салкынлык сизәлә икән, димәк аның сәбәпләре бар. Аларны ачыклау өчен 3 адым ясарга кирәк:
1 адым: Сорауларга җавап бирегез. Мөнәсәбәтләрдә салкынлыкны мин ничек тойдым? Бу нәрсәдә чагыла? Мине нәрсә канәгатьләндерми?
2 адым: Үз тойгыларыңны сөйгәнеңә сөйләү, аңа сораулар бирү. Ул сезнең мөнәсәбәтләр турында нәрсә уйлый?
3 адым: Ачыктан-ачык сөйләшү. Мөнәсәбәтләр суыну сәбәпләреннән чыгып эш итәргә кирәк. Әгәр проблемалар тирән булса, хәл ителмәгән конфликтлар, күпьеллык үпкәләр булса, белгечкә мөрәҗәгать итегез. 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading