Узган елның ноябрь аенда «Шәһри Казан» газетасында Балтач районы Алан авылыннан агроном Нәсих Гыймадиевнең ачышы турында язган идек. Ул һәр туфракның үз микрофлорасы бар дип исбатлый. Туфрак һәм орлык үзара килешкәндә һәм яраклашканда гына югары уңыш алырга мөмкин. Нинди генә югары сыйфатлы орлык булмасын, җирнең микрофлорасы аны кабул итми икән,...
- Мин моны, гади тел белән, туфрак кан группасы белән орлык кан группасы туры килергә тиеш дим, - ди Алан «галим»е. Моны исбатлау өчен биш ел вакыт кирәк булган. Бүгенге көндә әлеге алым белән Балтач районының берничә хуҗалыгы һәм Кукмара районының Вахит хуҗалыклары эшли.
Игеннәр тишелеп чыгып буй җибәргәч, Нәсих Гыймадиев кабат редакциягә шалтыратып, Татар агрохимик хезмәт үзәге директоры Әнәс Локманов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек үзәгенең орлыкчылык буенча директор урынбасары Рафис Хәбибуллин, Балтач һәм Кукмара районының берничә хуҗалык агрономнары белән берлектә, яңа алым белән чәчелгән кырларны карап чыгарга чакырды. Беренче очрашуда бар нәрсәне дә кәгазьдә һәм фотоларда гына күргән идем, ул вакытта да хәйран калып кайттым. Бу юлы исә барлык нәтиҗәләрне үз күзләрең белән кырда, басуларда күрү мөмкинлеге булды. Яңа алым белән чәчелгән басулар сокланып туймаслык. Янәшә торган басуларны чагыштырып карау мөмкинлеге дә булгач, нәтиҗәләр күпне күргән белгечләрне дә хәйран калдырды.
- Нәтиҗә күзгә күренеп торса да, ышанып бетә алмыйбыз. Гадәттә, химик препаратларны биопрепаратлардан өстен куялар. Бу очракта исә ни чәчәсен, ничек ашлыйсын, нинди технология белән эшкәртәсен кыр үзе сайлый. Бернинди химик ашламалар кулланмыйча да югары уңыш алырга була. Химик ашламаларның бәясе, биопрепаратларга караганда, бик күпкә кыйммәт, аңлашылганча, ниндидер очракларда химик ашламалардан бөтенләй баш тартырга да була, бу исә чыгымнарны берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. Бу алым, әлбәттә, киң практикада кулланылачак. Моның өчен бераз вакыт кына кирәк, - ди Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек үзәгенең орлыкчылык буенча директор урынбасары Рафис Хәбибуллин.
- Кырлардан күренгәнчә, яңа алым моңарчы сакланып килгән кыр әйләнешенә дә төзәтмәләр кертә. Гадәттә, теге культурадан соң бу культураны чәчәргә ярамый яки бер үк төр культура берничә ел рәттән бер үк мәйданга чәчелми дибез. Нәсих абыйның тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бер басуда бер культура биш ел рәттән игелгән, бер үк басуга чәчелгән һәм уңыш искитмәле булган, - дип, үз фикерләре белән уртаклашты Татар агрохимик хезмәт үзәге директоры Әнәс Локманов.
Кукмаралылар Нәсих Гыймадиев алымын биш ел сынаганнар. Һәр кырга үзләре утыртырга теләгән орлык белән янәшә «туфрак сайлаганын» да чәчә торган булганнар. Нәтиҗәдә һәрвакыт яңа алым өстенлек күрсәткән.
Әлеге алым турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан да сораштык.
- Нәсих Гыймадиев - үз эшен фанатларча башкаручы егет. Аның алымы бик четерекле, күп сабырлык сорый. Шул ук вакытта аз чыгымнар белән уңышны 5-10 центнерга арттыру мөмкинлеген бирә. Бу алымы турында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән булган һәр сөйләшүдә әйтергә, сөйләргә тырышабыз, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар