16+

Гамил Афзал укулары укытучыларны Актанышка җыйды

Актанышта укытучылар арасында республикакүләм Гамил Афзал укулары узды. Әлеге чара районда инде дүртенче тапкыр уздырыла.

Гамил Афзал укулары укытучыларны Актанышка җыйды

Актанышта укытучылар арасында республикакүләм Гамил Афзал укулары узды. Әлеге чара районда инде дүртенче тапкыр уздырыла.

Укулар Актанышның «Сәләте балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты"нда үтте. Бәйгегә 300дән артык эш юлланган булган. Икенче этапка 93 ен генә сайлап алганнар. Йомгаклау конференциясендә исә катнашучылар фәнни чыгышлар ясады, араларында җиңүчеләр билгеләнде. Актаныш республиканың чигендә урнашса да, укытучылар ара ерак дип тормаганнар. Татарстанның төрле почмакларыннан җыелганнар иде бирегә. Балтач, Аксубай, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм башка районнардан да катнашучылар бар иде. Казаннан укытучылар Айсылу Гәрәева, Рамил Мозаффаров Гамил Афзал иҗатын өйрәнүче галимнәр буенча эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Укытучылар Зөбәрия Мөхетдитнова белән Раушания Васильева Мамадыш районының Кызыл Тау урта мәктәбеннән килгәннәр.

Кичә кичке 8ләрдә "попутка"га дип чыккан идек, җайлы килеп җиттек, монда бергә институтта укыган танышларыбыз бар, аларда кундык. Ерак булса да киләбез, чөнки конференция бик мәгънәле уза, гадел булуы белән дә аерылып тора, - ди алар. Бөгелмәдән Әлфия Гыйләҗева 35 ел укытучы булып эшли икән.

- Гамил Афзал иҗатын аеруча яратам. Аның шигырьләренә битараф калып булмый. Бу конференциядә ел саен ук булмаса да, катнашырга тырышам, Актанышка такси яллап килдем, - ди.

Гамил Афзал укулары алдыннан гына Актанышка Татарстанның язучылар берлегеннән кунаклар килгән булганнар. Районда Г.Афзалның фестивале узган. Шулай ук якташлары, язучы Нур Баянга багышланган кичәләр үткән. Актаныш районы башкарама комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов исә барлык катнашучыларны сәламләп:

- Татар телебезне саклап калырга телибез икән, районыбызның горурлыгы булган якташларыбыз истәлегенә әнә шундый укулар уздырырга тиешбез. Актанышта 99 процент татар яши, милләтебез саклансын өчен барлык көчебезне дә куячакбыз, - диде.

Әлеге чараны башлап йөрүче төп оештыручы, директор урынбасары Венера Хәева Алабугадан килгән. "Инновацион бүлекне җитәкли башлауга ук нинди яңалык кертим икән дип уйлый башладым. Сәләтле балаларны барлауга юнәлтелгән "Без яшь - без сәләтле" дигән девиз астында чаралар оештырдык. "Туган телем - шагыйрьләр теле" чарасы да зурлап уздырыла. Укытучылар арасында да нәрсә дә булса оештырасы килде. Данлыклы якташларыбыз җитәрлек, кыскасы, әдәбиятнең күп жанрларында иҗат иткән якташыбыз Гамил Афзалга тукталырга булдык. Районда аның исемендәге премия дә булдырылган. Башта Гамил ага исемендәге премия лауреаты Туфан Миңнуллинга багышлап конференция уздырырга иде исәп. Тик шул елны Туфан ага конференция алдыннан гына кинәт үлеп китте. Шуннан соң, укуларны Гамил Афзалның иҗатына, аны өйрәнүче галимнәргә багышларга булдык.Укулар барышында биш секция эшли. Икенче елга Гамил Афзал укуларының биш еллыгын зурлап уздырырга җыенабыз. Г. Афзал премиясе лауреатларына багышланган аерым секцияләр эшләячәк. Шулай ук елдагыча төрле районнардан килгән укытучылар арасында инновацион алымнарны куллануда мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашулар да булыр дип көтелә. Ел саен укуларга йомгак ясап, чыгыш ясаучыларның докладлары тупланган җыентык бастырабыз,- ди Венера ханым. Гимназия конференция, чаралар уздырганда фәнни консультантлары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка мөрәҗәгать итә. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз элемтәдә тора. Конкурсантларның чыгышларын исә Казаннан килгән галимәләр Ләйлә Минһаҗева, Илсөяр Закирова, Кадрия Фәтхуллова, шулай ук Актаныш районы мәгариф идарәсеннән белгечләр бәяләде. Йомгаклау өлешендә гимназия укучылары Гамил Афзал иҗатына багышланган концерт программасы әзерләгәннәр иде. Гимназия директоры Артур Галиәхмәтов исә җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде. Жюри әгъзаларына да рәхмәт хатлары тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading