16+

Гарәпләр Россиянең өч җитәкчесен генә белә

Исмәгыйль Шәңгәрәев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Казан» рестораннары хуҗасы:

Гарәпләр Россиянең өч җитәкчесен генә белә

Исмәгыйль Шәңгәрәев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Казан» рестораннары хуҗасы:

- Татарстанны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бик яхшы беләләр. Бу, беренчедән, тарихи факторга, татарларның борынгы милләт булуына һәм гарәпләр кебек үк ислам дине тотуына бәйле. Икенчедән, Татарстан җитәкчелегенең оста сәясәтче булу нәтиҗәсе. Биредәге гарәпләр Казанның Мәскәү һәм Питердан артта калмавын, Россиянең өченче башкаласы буларак чәчәк атуын күреп-ишетеп торалар. Чемпионатны да телевизордан күзәтеп бардык, әлеге уңышларга чын күңелдән сөенеп тордык. Шәхесләргә килгәндә, гарәпләр Россиядән өч кенә җитәкчене ишетеп белә - Владимир Путинны, Рөстәм Миңнехановны һәм Рамзан Кадыйровны. Рөстәм Миңнеханов Татарстанга ярдәм итү, ике арада элемтә булдыру өчен нык тырыша - шул максаттан бирегә еш килә. Монда татар диаспорасы белән дә араны өзми, безне җыя, аралашып тора. Әлеге элемтәләр берьяклы гына түгел - безне дә Татарстанга еш чакыралар, күптән түгел делегациябез Казандагы Халыкара икътисади саммитта булып кайтты. Татарстанның шушы уңышларын, дәрәҗәле урынын күреп, татарлык белән горурлану хисе арта гына бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading