16+

Гөлсем Исәнгулова – орденга лаек

Күренекле щепкинчыларның берсе булган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова үзенең гомер бәйрәменә тамашачыларын җыйды.

Гөлсем Исәнгулова – орденга лаек

Күренекле щепкинчыларның берсе булган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова үзенең гомер бәйрәменә тамашачыларын җыйды.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә артистны беренчеләрдән булып яшьләр тәбрикләве очраклы түгел.
Гөлсем апа бүген дә һәр премьераны карап баручы, аларга үз киңәшләрен әйтеп торучы остаз да. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә, заманында үзе белән бергә уйнаганда, Гөлсем Исәнгулова тәнкыйтеннән куркып кына сәхнәгә чыккан чакларын искә төшерде.
Юбилярга мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Президент Указы нигезендә, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылачагын хәбәр итте һәм Рөстәм Миңнехановның котлау хатын җиткерде. Чыннан да, артист моңа лаек. Гөлсем Исәнгулованы, тәбрикләргә республика театрларыннан тыш, башкорт һәм чуаш артистлары да килде. Сабакташлары исә яшьлек хатирәләрен искә алдылар.
Артистны Илһам Шакиров, Әсхәт Хисмәтов, Филүс Каһиров, Раил Шәмсуаров җыр аша тәбрикләделәр. Гөлсем апа элек үзе уйнаган «Ханума», «Кичер мине, әнкәй», «Хуш, Назлыгөл!» спектакльләреннән өзекләрдә дә уйнап, тамашачыны тагын бер кат сокландырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading