16+

Грузиягә очкычлар буш очмаячак

Россия авиакомпанияләре Грузиягә кабат оча башлаячак, алар рейсларны яңартырга әзерләнә дә инде. Хәтерләсәгез, 2019 елның 8 июленнән, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очу тыелды. Туристлык операторларына һәм агентлыкларына да бу илгә юлламалар сатмаска тәкъдим ителде. Ул вакытта Грузиядә Россиягә каршы митинглар узды.

Грузиягә очкычлар буш очмаячак

Россия авиакомпанияләре Грузиягә кабат оча башлаячак, алар рейсларны яңартырга әзерләнә дә инде. Хәтерләсәгез, 2019 елның 8 июленнән, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очу тыелды. Туристлык операторларына һәм агентлыкларына да бу илгә юлламалар сатмаска тәкъдим ителде. Ул вакытта Грузиядә Россиягә каршы митинглар узды.

Узган атнада исә ил Президенты Владимир Путин Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очарга рөхсәт итте. Һәм шул көнне үк Грузиягә очарга теләүче пассажирларның да, андагы кунакханәләрдәге номерларны  алдан алып куючыларның да саны җиде тапкырга артып киткән.

Әмма рейсларның кайчан ачылачагы төгәл билгеле түгел. Белгечләр, ике атнадан да иртәрәк түгел, ди. Туризм буенча эксперт, “Слетать.Ру” броньлау үзәге партнеры һәм Татарстанда «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы кунакчыллык илчесе Ләйлә Умарова да турлар май ахырында сатыла башлар, дигән фикердә.

– Грузиягә очыш программасын эшләтеп җибәрү турында игълан булды һәм ул күчмә туризмга уңай йогынты ясаячак. Анда барырга теләүчеләр күп булыр дип уйлыйм. Туристлар өчен кызыклы урыннар күп, диңгезе дә бар, тәмле ризыклары белән дә җәлеп итә ул ил. Уйлавымча, Грузия аша кайбер башка илләргә транзит белән турлар арзанрак булачак, әйтик, шул ук Әрмәнстан аша барган кебек, – ди Ләйлә Умарова.

Грузиягә Мәскәүдән Әрмәнстан аша барырга теләүчеләр өчен турлар инде сатыла. Бәясенә килгәндә, әйтик, 2 июньнән җиде төнгә ике кеше өчен 4 йолдызлы отельдә яшәү, иртәнге ашны кертеп, 106 560 сум.

Шул ук вакытта сүз әлегә Мәскәү белән Тбилиси арасындагы очышлар турында гына бара. Россия халкы яратып йөргән Батумига туры рейслар буламы-юкмы, анысы билгесез. 

Туроператорлар ассоциациясе Грузиядә ял итү бәяләре күпмегә төшәсен ел башында ук фаразлап куйган. “Туры рейслар ачылган очракта, туристлар бу юнәлешнең кыйммәт булачагына әзер булырга тиешләр. 2019 елга кадәрге кебек бюджетлы ял булмаячак”, – дип кисәтә белгечләр. Грузия отельләрендә яшәү бәяләренең артуы беренче чиратта 2022 елда анда Россия халкының күпләп китүе белән аңлатыла. Өлешчә мобилизация чорында Грузиягә китүчеләрнең саны шактый булды.   

Ничек кенә булса да, Грузиягә очкычлар буш очмаячак. Һава юллары ябык булганда да, анда үз транспортлары белән яки Ереван, Минск һәм Баку аша барганнар.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading