16+

Халык курыкмый: Төркиягә бик күпләр оча, тиздән Мисырга да юллар ачыла

Октябрь аенда Мисырга юл ачылырга мөмкин. Әлеге илгә очышлар 2015 елның ноябреннән, теракт аркасында туристлар утырган самолет һәлакәткә юлыкканнан соң тукталган иде.

Халык курыкмый: Төркиягә бик күпләр оча, тиздән Мисырга да юллар ачыла

Октябрь аенда Мисырга юл ачылырга мөмкин. Әлеге илгә очышлар 2015 елның ноябреннән, теракт аркасында туристлар утырган самолет һәлакәткә юлыкканнан соң тукталган иде.

Шуннан бирле Россия туристлары анда очарга курыкты. Моннан бер ай элек Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин куркынычсызлык тәэмин итү механизмы октябрьгә кадәр эшләнеп бетәргә тиеш, әгәр барысы да план буенча булса, октябрьдә беренче очышлар да көтелә, дип вәгъдә итте. Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты, «Персона Грата» туристлык агентлыгы генераль директоры Рамил Мифтахов исә безгә, Мисырга авиаочышлар яңартылу турында сүз бара, тик әлегә рәсми белдерүләр юк, дип хәбәр итте.

- Туристлык агентлыклары октябрь ахыры, ноябрь башында Мисырга чартер рейслар ачылыр дигән өметтә тора. Халык та моны зарыгып көтә. Мисырга юл ачылачак дигән хәбәрне ишетеп, шалтыратулар да күбәйде, - ди ул.
Мисырга бару күпмегә төшәчәк дип тә кызыксындык.

- Юллама бәясе бер атнага ике кеше өчен 50-60 мең сум булыр дип көтелә. Чартер рейслар ачыла калса, Мисыр туризм базарында арзанлы сегмент булачак. Анда көз һәм кыш айларында да ял итеп булуын истә тотканда, ул туристлар арасында элеккечә популяр булып калачак. Июль аенда Төркиягә дә юл ачылган иде. Анда баручыларның саны аз дип булмый. Ике кешегә бер атналык юллама 45-50 мең сум тора. Халык курыкмый, Төркиягә бик күпләр оча, - ди Рамил Мифтахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading