16+

Халыкның наданлыгы – ришвәтчеләрнең бәхете

Россиялеләр, шул исәптән, татарстанлылар киң күңелле халык. Без табибларны кызганабыз, укытучы-тәрбиячеләрне кызганабыз. Әлеге юмартылгыбызеың кайберәүләрне комсыз һәм битараф җан иясенә әверелдерә баруы турында уйламыйбыз.

Халыкның наданлыгы – ришвәтчеләрнең бәхете

Россиялеләр, шул исәптән, татарстанлылар киң күңелле халык. Без табибларны кызганабыз, укытучы-тәрбиячеләрне кызганабыз. Әлеге юмартылгыбызеың кайберәүләрне комсыз һәм битараф җан иясенә әверелдерә баруы турында уйламыйбыз.

Туксанынчы елларда, хәтерлибез, медицина белән мәгариф тармаклары да финанс кытлыгы кичерде. Кеше хастаханәгә үз даруы белән барды, мәгариф учреждениеләренә уку кирәк-яраклары ташыды. Ләкин, бу тармаклар бүген дәүләт тарафыннан яхшы финанслана, шуңа да карамастан, халык "күчтәнәчсез булмый" дигән яман гадәтеннән һаман арына алмый.

Казан Кремлендә 17 октябрьдә узган Ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәтендәгеләрнең ришвәт алуы узган елның күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артканлыгын әйтеп үтте. Ришвәтчелек күбрәк социаль тәэмин итү, медицина һәм мәгариф тармакларында күзәтелә. Шушы өлкәләргә караган министрлыклар вәкилләре "Татмедиа" республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ришвәтчелеккә һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегендә кагыйдә бозуларга каршы моңа кадәр дә көрәшкәнлекләрен, ә Президент кисәтүеннән соң активлыкны тагын да көчәйтәчәкләрен белдерделәр.

- Татарстанда 1 миллион 700 мең кеше социаль ташламалардан файдалана. Социаль тәэмин итү - акча белән эш йөртелә тораган урын, ә акчалы урын ришвәтчелеккә этәрә. Электрон технологияләрне кулланышка кертә барабыз, бу ришвәтчелектән 100 процентка азат итәчәк, чөнки акча кулдан-кулга йөрми. Быел социаль категориядәге кешеләрнең 60 проценты мәсьәләләрне электрон хезмәтләр аша хәл итте,- диде республиканың хезмәт, мәшгүллек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев әйткәнчә, ата-аналар арасында үткәрелгән социологик сораштыруларда "мәгариф учреждениеләрендә ришвәтчелек хөкем сөрә" дип, Әлки, Биектау, Питрәч районнарында яшәүчеләр күбрәк күрсәткән.
- Казанда ата-аналардан 3500 сум акча җыйганнары өчен 73нче мәктәп, шулай ук финанс-хуҗалык кагыйдәләрен бозганы өчен 96нчы гимназия директорларына административ чара күрелде. Укытучыларның ата-аналардан акча җыярга хокуклары юк. Әмма республикада "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе бар. Ата-аналар һәм иганәчеләр мәктәпкә акчаны фәкать банк аша гына күчертә ала. Мәгариф учреждениесе җитәкчесе хәйрия акчаларының кулланылышына хисап тотарга тиеш,-диде республика Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

Мәгариф учреждениеләрендә ришвәтчелек яки финанс кагыйдәләрен бозу фактлары хакында атнаның эш көннәрендә 237-74-84 телефоны аша әлеге департаментка хәбәр итәргә була.
- Медицина тармагында быел ришвәтчелекнең ике процентка артып китүе безне борчуга сала, -диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов,- министрлыкның интернет сайтындагы мәгълүматлар белән даими кызыксынып торырга кирәк. Анда бушлай күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге дә бар. Мәсәлән, Актаныш районы үзәк хастаханәсендә, бушлай хезмәт күрсәтү каралган була торып, кешеләрне түләүле бүлекләргә җибәргәннәр.

Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республикада "Дустанә дәваханә - Татарстан стандарты" ("Дружелюбная поликлиника-Татарстанский стандарт") проектын гамәлгә ашыруга керешелгән. Проектның максаты - медицина хезмәтеннән файдалану мөмкинлекләрен тагын да үстерү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading