16+

Халыкны юллар һәм әйләнә-тирәлек борчый

2012 елның апрель аеннан бирле Татарстанда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшләп килә. Халык бирегә үзен борчыган мәсьәләләрне юллый. 2013 елның 10 ае эчендә порталда 9 мең 622 мөрәҗәгать теркәлгән. Халыкны борчыган төп мәсьәләләр әле дә әйләнә-тирәлекне төзекләндерү һәм юл хәрәкәтен оештыру белән бәйле.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул турыда сөйләде. Биредә сүз «ТРда «Халык контроле» проектын гамәлгә ашыру» турында барды. Аның әйтүе буенча, мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы, ягъни 5471е хәл ителгән (57 процент), 1809ын хәл итү планлаштырылган (19 процент), 774 мөрәҗәгать өстендә исә әлегә эш алып барыла (8 процент), ә 1568ен исә билгеле бер мотивлар белән кире какканнар.
Сәрия Сабурская очрашуда әлеге мәсьәлә буенча иң яхшы эшли торган министрлыкларны да атап китте. Алар: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, ТР Эчке эшләр, Сәнәгать һәм сәүдә һәм Экология һәм табигый байлыклар министрлыклары. Ә менә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Мәгълүматлаштыру министрлыклары хәл иткән мәсьәләләрне күп дип әйтеп булмый икән. Районнарга килгәндә, Әгерҗе, Баулы, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт үрнәк булырлык, ә менә Әтнә, Казан, Чаллы, Лениногорск һ.б.ның эшлисе эшләре бар әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading