2013 елда экраннарга чыгачак «Кабан күле серләре» фильмын төшерү эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Әлегә фильмны Мәскәү павильоннарында төшерәләр. Анда Сөембикә башнясы белән Казан Кремлен дә «төзеп» куйганнар инде. Шушы көннәрдә төшерү мәйданчыгына Һиндстаннан ике тонна алтын да китергәннәр. Әлбәттә, алтын-көмеш, сапфир ише кыйммәтле ташлар чын түгел, алар хан казнасының...
2013 елда экраннарга чыгачак «Кабан күле серләре» фильмын төшерү эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Әлегә фильмны Мәскәү павильоннарында төшерәләр. Анда Сөембикә башнясы белән Казан Кремлен дә «төзеп» куйганнар инде. Шушы көннәрдә төшерү мәйданчыгына Һиндстаннан ике тонна алтын да китергәннәр. Әлбәттә, алтын-көмеш, сапфир ише кыйммәтле ташлар чын түгел, алар хан казнасының муляжы гына. Фильм продюсеры Андрей Николаев сүзләренчә, алтын кувшиннарны, кыйммәтле бизәнү әйберләрен һәм алтын тәңкәләрне «Пираты Карибского моря» һәм «Властелин колец» фильмнары өчен реквизитлар әзерләгән Һиндстан фабрикасы ясаган. Алар барысы бергә ике тоннаны тәшкил итә. Риваятьләргә караганда, XVI гасырда югалган хан казнасы да шуның кадәр булган. Тарихчылар хан казнасын 240 миллиард доллар (бу Татарстанның 46 еллык бюджеты) белән бәяләсә, кино төшерүчеләр өчен муляжлар 2,5 миллионга төшкән.
Исегезгә төшерәбез, картинада төп рольләрне Алексей Воробьев һәм якташыбыз журналист Эльвира Ибраһимова башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар