16+

Хат ташучылар ярыша!

Почта бүлекчәләренә килеп керүгә иң беренче юрган, табак-савыт, чиләк күзгә ташлана, аннан бер ике минуттан борынга порошок, сабын исе килеп кереп, башларны әйләндерә башлый. Кечкенә генә урында товарга күмелеп утыручы хат ташучы ничек кенә түзә диген. Урам яктагы элмә тактаны күрми калган булсаң, почта белән кибетне бутадыммы әллә, дип уйлавың...

Почта бүлекчәләренә килеп керүгә иң беренче юрган, табак-савыт, чиләк күзгә ташлана, аннан бер ике минуттан борынга порошок, сабын исе килеп кереп, башларны әйләндерә башлый. Кечкенә генә урында товарга күмелеп утыручы хат ташучы ничек кенә түзә диген. Урам яктагы элмә тактаны күрми калган булсаң, почта белән кибетне бутадыммы әллә, дип уйлавың да бар. Әнә шулай итеп, замана җилләре хат ташучыларыбызны кибетче итте дә куйды. Югыйсә, инде юк кына хезмәт хакларына бер төрле хезмәт кенә башкарсалар да бик җиткән һәм мәсьәләнең мондый чишелеше редакцияләр өчен дә бик отышлы булыр иде. Ни дисәң дә, подпискадан кергән акчаның иң күп өлеше почта хезмәтенә китә, ә газета-журнал редакцияләре белән «Россия почтасы» арасында ныклы хезмәттәшлек бар дип булмый. Бусы, әлбәттә, гади хат ташучылар гына хәл итә торган эш түгел. Урындагы почта хезмәткәрләре хезмәтенең авырлыгын без үзебез дә бик яхшы аңлыйбыз. «ТАТМЕДИА» ААҖ, нәкъ менә хат ташучыларга хөрмәт йөзеннән, конкурс үткәрә. Шәһәр, кече шәһәрләр һәм авыл хат ташучыларының 2014 елның беренче ярты еллыгы өчен иң күп газета-журналга яздырганнарын бик саллы бүләкләр көтә. Һәр номинациягә өч бүләк каралган. Конкурсның төп шарты - алдагы подписка чоры белән караганда үсеш булырга тиеш. Без дә үз чиратыбызда конкурста катнашырга чакырабыз. Ниндидер аңлашылмаган сораулар булса, без ярдәм итәргә әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading