Чаллы шәһәренең «Челны-Хлеб» ябык акционерлык җәмгыяте, «Черемушки» кондитер-булка комбинатының «Чародейка» товар тамгасын рөхсәтсез файдаланылганы өчен, 100 мең сум штрафка тартылган.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хәбәрне Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов белән рекламага һәм намуссыз көндәшлеккә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Никита Корепанов җиткерде.
Быелның 10 аенда идарәгә 26 гариза кергән. Каралган 9 административ эш нигезендә намуссыз предприятиеләргә 660 мең сум штраф салынган. Мәсәлән, «Союзхимпроект» башкаларның патентлы моделен рөхсәтсез кулланган. «СГ Аско» канунны иминият премияләренә исәп-хисап ясаганда бозган. «Смарта» акционерлык җәмгыяте шулай ук финанс эшчәнлегендә хәйлә юлына баскан. «Лидер-Лифт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзенең көндәшләре «Энергия-сервис» һәм «Энергия-плюс» җәмгыятьләре турында ялган хәбәрләрне кулланучыларга тарату белән шөгыльләнгән. Астыртын гамәлләре өчен, «Лидер-Лифт» җәмгыятенә 100 мең сум штраф салынган. «Барс Групп» һәм «Каско Сервис» та үзләренең көндәшләре турында ялган мәгълүмат тараткан. «Интернет-Бум» үзенеке булмаган товар тамгасын һәм билгесен файдаланган. «Әлегә Мәскәү фирмалары гына үз хокукларын актив яклый. Республикадагы эре һәм кече предприятиеләр дә игътибарлы булсыннар, үз хезмәтләреннән башкаларның рөхсәтсез файдалануын сизүгә үк, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә мөрәҗәгать итсеннәр», - диде Данир Мөхәммәтҗанов. Гаризаны Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең 2012 елның 25 маенда чыгарылган 339 нчы приказы үрнәгендә язу зарур, чөнки дөрес тупланмаган документлар тикшерү вакытының сузылуына китерә.
Комментарийлар