16+

Һөнәр чемпионатлары – хезмәт юлына маяк

Татарстанда февраль - март айларында һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының һәм югары технологияләр чемпионатының төбәк бәйгесе үткәрелә.

Һөнәр чемпионатлары – хезмәт юлына маяк

Татарстанда февраль - март айларында һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының һәм югары технологияләр чемпионатының төбәк бәйгесе үткәрелә.

– Россиядә һөнәри осталык чемпионаты узган ел башлангыч алды. Президент Владимир Путин чемпионат хәрәкәтен үстерергә, остазларга булышлык күрсәтергә чакырды. Татарстанның җыелма командасы узган ел уңышлы чыгыш ясады, барлыгы 148 медаль яуладык, - диде республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

“Профессионаллар” һөнәри осталык бәйгесенең төбәк чемпионатында алтын медаль яулаучыга – 150 мең сум бирелә, көмеш – 125 мең сум, ә бронзага – 100 мең сум. Федераль бәйгедә беренче урынга – 300 мең сум, көмеш – 200 мең сум, бронза – 100 мең сум.

“Һөнәри осталыкны үстерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин таныштырганча, быелгы төбәк чемпионатында 6170 кеше катнаша.

– Мәктәп укучылары һәм студентлар 303 һөнәр төрендә үзләренең осталыкларын күрсәтә. Бәйгеләр муниципаль берәмлекләрдәге 87 мәйданчыкта (көллиятләр һәм техникумнар) бара. Җиңүчеләрдән республиканың җыелма командасы туплана һәм алар инде Россиякүләм бәйгедә катнашачак. Авыл мәктәпләре укучылары да һөнәри осталык чемпионатларда елдан – ел актив катнаша, юниорлар 107 һөнәрдә үзенең осталыгын күрсәтә, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Казандагы көллият студенты Денис Волков инде федераль чемпионатларның җиңүчесе.

– Башта республикадагы бәйгедә дә уңышсыз чыгыш ясадым, ләкин үземә “барыбер җиңәм” дигән максат куйдым. Укытучыларым һәм остазларым ярдәмендә һөнәри осталыгымны үстердем, нәтиҗәдә, җиңүләр яулый башладым. Чемпионатларда яңа дуслар да табасың, - ди Денис Волков.

Чемпионат эксперты Рамазан Әүхәдиев мәктәп укучыларына һәм студентларга чемпионатларда катнашырга киңәш итте.

– Тәвәккәл булу кирәк. Үзеңне бәйгедә катнашырга әзер түгел, дип саныйсың икән, башта чемпионат барышын кара, шуннан соң омтылыш кузгалачак. Мәктәп һәм студент елларында чемпионатларда катнашу зур тәҗрибә ул. Һөнәри осталык чемпионатларында катнашкан егетләр белән кызлар предприятиеләргә эшкә урнашкач, үзләрен тизрәк таныталар, хезмәт уңышларына ирешәләр,- диде Рамазан Әүхәдиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading