16+

«Иң көчле су басу булган елны өйләрдә су тездән иде»

Әгерҗе районының Яңавыл авылында яшәүче Мөзәлимә апа Хөрмәтованың бу көннәрдә эше тыгыз. Йортының аскы катын су баскан. Суны суырту өчен махсус насослар да куйганнар, Мөзәлимә апа үзе дә көне буе өйдән чиләкләп су түгә. Бу урам түбәнлектә урнашкан, ел саен биредә яшәүчеләрнең йортларына су керми калмый. Шуңа да күпләр язгы...

«Иң көчле су басу  булган елны өйләрдә су тездән иде»

Әгерҗе районының Яңавыл авылында яшәүче Мөзәлимә апа Хөрмәтованың бу көннәрдә эше тыгыз. Йортының аскы катын су баскан. Суны суырту өчен махсус насослар да куйганнар, Мөзәлимә апа үзе дә көне буе өйдән чиләкләп су түгә. Бу урам түбәнлектә урнашкан, ел саен биредә яшәүчеләрнең йортларына су керми калмый. Шуңа да күпләр язгы...

Әгерҗе районының Яңавыл авылында яшәүче Мөзәлимә апа Хөрмәтованың бу көннәрдә эше тыгыз. Йортының аскы катын су баскан. Суны суырту өчен махсус насослар да куйганнар, Мөзәлимә апа үзе дә көне буе өйдән чиләкләп су түгә. Бу урам түбәнлектә урнашкан, ел саен биредә яшәүчеләрнең йортларына су керми калмый. Шуңа да күпләр язгы ташулардан саклану өчен өйләрен дә җирдән күтәртебрәк салалар.

- Урамда кар да калмады инде, җир астында су бетәргә уйламый, май урталарына кадәр ташырга туры килмәгәе әле бу өйдәге суны, - ди Мөзәлимә апа.

Табигатьнең ни вәгъдә итәсен алдан фаразлап булмый, хәер, көннәр кинәт җылытып җибәрсә, язгы ташулар көчле буласын алдан ук кисәткән иде Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Шулай булды да. Апрель башында ук күзәтелгән аномаль җылылык аркасында елгалар ярларыннан ташты, кар сулары ярсып акты. Кыскасы, танылган җыр сүзләре телдән төшмәде. Әле шушы көннәрдә генә журналистларыбыз Казанның Салмачи бистәсендә су басуны күреп кайтканнар иде. Анда хәтта 16 кешене эвакуацияләргә дә туры килгән. Былтыргы белән чагыштырганда, быел Казанда су басу куркынычы янаган йортлар саны арткан. Нокса елгасы буенда урнашкан 386 торак пункт күзәтү астына алынган. Монда кешеләр өлешчә үзләре дә гаепле, торакларын елга буйларында ук төзиләр, яшәүчеләрнең су үтә торган канауларны күмеп куюлары да хәлне катлауландыра, ди МЧС хезмәткәрләре.

Татарстан районнарында да язгы ташу зыян салган авыллар җитәрлек. Әйтик, Балык Бистәсе районында Шомбыт елгасы ярларыннан ташып, күперне җимергән. Асфальт җир астына убылып төшкән. Кукмара районында да Нурминкә елгасы күтәрелеп берничә кешене вакытлыча торакларыннан күчереп торырга туры килгән. Укучыбыз, эшмәкәр Рифкат Шәфиковның да Теләчедә экотуризмны үстерү юнәлешендә ачылган «Туган авыл» кафесын су баскан дип ишеттек. Аның кафе биләмәсендә төрле хайваннар, сирәк экспонатлар тупланган музее да бар иде. ("ШК" бу хакта язып та чыкты). Борчылып, Рифкат абыйга шалтыраттык.
- Шөкер, бар да яхшы. Хайваннарга да, үзебезгә дә куркырлык зыян килмәде. Ел саен шулай су кереп ала инде ул. Кафе Теләченең су баса торган болынлыгында урнашкан бит. Бу юлы ташкын 5-6 сәгатьтән чигенде дә. Кафе идәнендә калган ләмне дә чистартып бетердек, гадәти режимда эшлибез, - ди Рифкать абый.

Ә менә Азнакайда Сарлы авылы янында язгы ташу ике кешенең гомерен өзгән дип яза "Маяк" район газетасы. Ык елгасы аша күпердән чыкканда җигүле атта барган ике ир- ат белән бер хатын-кыз көчле су агымына очраган. Фаҗигадә бары хатын-кыз гына исән калган.
Әлки районы Иске Камка авылында киресенчә, су басуны көтеп алалар. Ташу булмаса кызык та түгел, язын су астында калган бакчаларыбызда бәрәңге, яшелчә күкрәп үсә, диләр. Ташулар тынгач, яз килүне авылдашлары белән җыелышып, балык шулпасы пешереп бәйрәм дә итәләр, хәтта. Гадәттә, авылның иң түбән урынында урнашкан Тегермәнлек урамын су баса. Анда 25ләп хуҗалык исәпләнә. Биредә яшәүчеләр барысына да алдан әзерләнә, хайваннарны коткару өчен биек урында абзарларда махсус урыннар ясый, машиналарны коры урынга чыгарып куя. Язгы ташу вакытында бура, мунчалар, сыер, сарыкларның Чирмешәнгә кадәр агып киткәнен дә хәтерли әле алар. Быел су өйләргә үк үтеп кермәсә дә, урам аша көймәдә генә чыгып йөргән биредә яшәүчеләр. Хәзер су сизелерлек кимегән.

- Иң көчле су басу 1999 елда булды. Өйләрдә су тездән иде. Тәрәзәдән бозлар киткәнен күзәттек. Көтелмәгән хәлләр чыга калса, уяу булырга тиешлеген беләбез. Көймә гел әзер. Саклану чаралары турында җыелышлар да аңлаталар. Без моңа ияләнгән инде, язгы ташудан курыкмыйбыз, - ди Тегермәнлек урамында яшәүче Әнисә Низамова.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин исә республикада хәл күзәтү астында, диде. Шушы көннәрдә кече елгаларда күтәрелгән су 13-109 сантиметрга төшкән. Елгалар ярларыннан ташу куркынычы кимегән. Татарстанда елгаларда су нормасын махсус гидропостлар аша күзәтеп торалар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading