16+

Иң популяр ырым-шырымнар каян килеп чыккан?

Кеше электән үк тирә-юньдәге хәлләрне күзәтеп, билгеле бер нәтиҗәләр ясаган һәм шуңа таянып, төрле ырым-шырымнар уйлап тапкан. Ләкин бүген дә күп кенә кешеләр, аларның мантыйгын аңларга тырышмыйча да, юк-барга ышанырга ярата. 

Иң популяр ырым-шырымнар каян килеп чыккан?

Кеше электән үк тирә-юньдәге хәлләрне күзәтеп, билгеле бер нәтиҗәләр ясаган һәм шуңа таянып, төрле ырым-шырымнар уйлап тапкан. Ләкин бүген дә күп кенә кешеләр, аларның мантыйгын аңларга тырышмыйча да, юк-барга ышанырга ярата. 

Буш чиләк тоткан хатын-кызны очрату – уңышсызлыкка. 
Бу ырымның барлыкка килүе элек хатын-кызларның су алырга коега барган вакытлары белән бәйле. Әгәр алар өйләренә буш чиләкләр белән кайтсалар, бу бер бәлагә ишарә була: йә коедагы су кипкән, яки ул пычранган һәм эчәргә яраксыз хәлгә килгән. Әлбәттә, ул чор өчен бу зур проблема, чөнки авыллардагы коелар еш кына бердәнбер су чыганагы булган. Хәзер инде кое төп су чыганагы булудан туктады, буш чиләкле хатын-кыз да начар хәбәрләр китерми.

Тоз түгелү – ызгышка һәм бәхетсезлеккә.
Чынлап та, тоз идәнгә түгелгәч ызгыш буласын алдан әйтү өчен күрәзәче булу кирәкмәгән. Эш шунда ки, ул заманда тоз арзан булмаган, һәм аны бары тик махсус кибетләрдә генә сатып алырга мөмкин булган (алар бөтен җирдә дә сатылмаган) һәм билгеле бер күләмдә генә бирелгән. XVIII гасырда патшабикә Екатерина II хәтта мондый кыйммәтле товар сатуны регламентлаучы махсус "Тоз турында устав" кабул иткән. Һәм бу шартларда тоз түгелү, әлбәттә, өйдәгеләрнең ачуын чыгара һәм талашуга китерә. 

Тәрәзәгә очып килгән кош – начар хәбәргә. 

Хәзергәчә күп кешеләр тәрәзәгә очып килгән кош зур бәла-каза, хәтта үлем хәбәрчесе дип ышаналар. Бу очракта да тарихка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элек аралары ерак булган кешеләр арасында бердәнбер элемтә булып күгәрчен почтасы торган. Нәкъ менә кошлар, кагыйдә буларак, сугыш яки кешеләрнең үлеме турында хәбәрләр китергән. Шул заманнардан бирле очып килгән кошлар турында начар хәбәр китерүче дигән ышаныч сакланып калган.

Эт хуҗасының үлеменә өрә. 

Этләр һәм аларның хуҗалары арасындагы аерым бәйләнеш чынлап та бар. Тугры этләр һәрвакыт хуҗаларына, аның кәефенә яраклаша. Кешеләрнең үз-үзләрен тотышындагы кечкенә генә үзгәрешләрне дә бик сизәләр, өстәвенә, алар визуаль сыйфатларга түгел, ә исләргә йөз тоталар. Һәм бу очракта эт хуҗасының тормыштан китүенә реакциясен белдерә. Этләр организмдагы барлык матдәләр алмашы процесслары тукталуын озата барган таныш булмаган исләрне тотып ала һәм ниндидер куркыныч нәрсә булачагын белдереп өрә башлый. 

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
Культурология.РФ

Фото: https://unsplash.com/
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X