16+

Иң яхшысы – эчмәскә...

Яңа ел бәйрәменә кадәр дә бик аз вакыт калып бара. Күңелле бәйрәм инде ул: дуслар, туганнар бергә җыелыша. Әмма спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар өчен ул бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Бу вакытта агуланып хастаханәгә эләгүчеләр дә артып китә.

Иң яхшысы – эчмәскә...

Яңа ел бәйрәменә кадәр дә бик аз вакыт калып бара. Күңелле бәйрәм инде ул: дуслар, туганнар бергә җыелыша. Әмма спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар өчен ул бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Бу вакытта агуланып хастаханәгә эләгүчеләр дә артып китә.

Статистикага күз салсак, быелның 11 ае эчендә Татарстан Республикасында алкоголь эчеп агулануның 1468 очрагы теркәлгән (узган елны ул сан 1071гә тигез булган). Агуланып үлеп китүчеләр саны да югары: 2013 елда шундый 287 очрак булган (узган елны 284 очрак теркәлгән). Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат очрашуында «Роспотребнадзор» идарәсенең гигиена һәм туклану буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Ольга Фомичева сөйләде. Аның әйтүе буенча, Актаныш, Баулы һәм Чистай районнарында спиртлы эчемлекләрдән зыян күрүчеләр аеруча күп. Әмма әле Яңа ел бәйрәмнәре башланмавын исәпкә алырга кирәк, бу саннар тагын артырга мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина билгеләп узганча, соңгы вакытта Казахстаннан законсыз рәвештә алкоголь продукциясе кертелү иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Гадәттә, бу продукцияне җиңел машиналарда, «газель»ләрдә кечкенә партияләр белән кертәләр. Бүгенге көнгә ялган спиртлы эчемлекләр алып кергән 45 машинаны тоткарлаганнар. Тагын шунысы бар: элегрәк ялган эчемлекләрне Казахстанда яшәүчеләр үзләре алып кергән булса, хәзер бу продукцияне республикабызда яшәүчеләр үзләре үк ташый. Казахстаннан тыш, легаль булмаган спиртлы эчемлекләр Оренбург өлкәсеннән, Самара һәм Башкортстан Республикасыннан керә. Нигездә, ялган аракы, коньяк һәм, Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә, шампан шәрабы күп кайта.
Ялган спиртлы эчемлекләр кармагына ничек эләкмәскә дигәндә, белгечләр аның бәясенә игътибар итәргә куша. Очсызлы алкоголь продукциясе берничек тә чын була алмый. Ә иң яхшысы, әлбәттә, эчмәскә!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта аракының минималь бәясе 170 сум. 2014 елда исә алкогольгә бәяләр артачак. 1 гыйнвардан иң очсызлы аракы 199 сум булачак, ә җәй аенда аңа бәя тагын күтәрелергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading