Яңа елны мул артында каршыларга гадәтләнгән инде без.
Курантлар сукканда күпләребез күбек тамчылары биегән шампан шәрабен тотып куймаса, ишек каккан елан елы да үпкәләр кебек. Хәер, кайберәүләр табынны хәмерсез генә көйли. Шулай да сорашып карыйк әле, укучыларыбыз Яңа елны кайда, кемнәр белән һәм ничек иетп каршылыйлар икән?
Гүзәлия Гатина, Зәй:
– Сабый балалар кебек чынга ашмастай могҗизаларга ышанмасак та, Яңа елны ел саен көтеп алабыз. Мин гомерем буе мәдәният өлкәсендә эшлим, беләсез, бәйрәмнәр җитсә – бездә урак өсте. Аксар авылы мәдәният йортында эшләгәндә елның елында театральләштерелгән тамашалар әзерли идек, элек тә шул кадәр яратып кабул итәләр иде, бүген дә җирлектәгеләр үз һәвәскәрләренә мөкиббән. Хәзер инде районның мәдәнияте өчен җаваплы җитәкче мин, кул астымдагы авыл клублары кырыклап, сез аларның тырышып, Яңа елга бәйрәменә әзерләнүләрен күрсәгез икән! Бәйрәмнәр күңелле дә, мәшәкатьле дә эш көнем булып үткәнгә, Яңа ел каршыларга дип каядыр чыгып киткәнебез юк. Элек дуслар, күршеләр белән бер табын артына җыела идек, хәзер балалар, оныклар белән бәйрәм итәбез. Ел да ысланган каз бизи табынны. Мандаринны да күп итеп алабыз. Төн уртасы дип тормыйбыз, пилмәнен дә пешереп ашыйбыз, салатлар да күп әзерләнә. Иң мөһиме, өйдә – тынычлык, гаиләдә – татулык, күңелдә – шатлык, йөрәктә – куәт булсын, балалардан, оныклардан игелек күреп, бай һәм рәхәт яшик. Үтеп киткән елга да мин бик рәхмәтлемен, шатлык-куанычларны мулдан бүләк итте, якыннарым янәшәмдә, кичә менә “Ел хатын-кызы” исеменә лаеклы булуым белән котладылар. Күңелне үсендерсәләр эшләве икеләтә күңелле! Яңа елга өметем зурдан, тыныч күңел белән хәсрәтсез яшик. Барыбыз да бәхетле булыйк!
Әминә Мингзиева, Апас, Иске Йомралы:
– Яңа ел хәзер гадәти бер көн кебек кенә инде. Алай да тәм-томнар эзерлибез. Быел менә күңел ярсып тора эле. Узган ел 30 декабрьдә бердәнбер бертуганым булып калган иң соңгы абыемны да югалттым. Ничек авыр икәнлеген үзем генә беләм. Бер ел вакыт үтеп китсә дә, югалту яралары шул килеш, бик нык сагынам мин аны, юксынам, шул хисләр эчендэ иңрәп йөрим менә елап... Ә өстәлгә ит куярга яратабыз инде авылда. Ккаклаган каз, мичкэ куйган каз, ысланган ат ите белән казылык, казылык, мичтә пешерелгән тавык ите, пилмән. Салатларны ясарга да, ашарга да бик яратмыйм, шулай да кэбестэ салаты, сельд под шубой ясыйм, куп итеп яшелчәләр кисеп куям, руккола, сельдерей ише уләннәр... Мандарин, минераль су, мәтрушкә, карлыган яфраклары салынган чәй белән эчәргә десертка меренго рулеты пешерәм. Башка төрле тортны пешергәнем дә юк, бәлки пешерә дә белмимдер, ә меренго торты бик тәмле килеп чыга.
Энҗе Юзаева, Арча:
– Яңа ел ул гаилә бәйрәме. Без аны ел саен өйдә, балалар белән бәйрәм итәбез. Кичке якта барып, әниләрне котлап киләбез. Кайнанам да, үз әнием дә өстәл көйләп көтеп торалар, аларда бер кат рәхәтләнеп сыйланабыз. Өстәлгә ризыкларны мулдан куябыз, ни генә дисәк тә, бай яшибез. Салатларның күп төрлесен ясарга мөмкин, ләкин безнең балалар оливье ярата. Мичтә пешерелгән каз яңа ел символына әйләнә бара, аны Яңа ел хөрмәтенә һәр гаиләдә пешерәләр бугай. Безнекеләр дә бик ярата. Тавык та кыздырып куям өстәлгә, җиләк-җимешне дә күп алабыз. Тортына да акча кызганмыйбыз, кайчагына аңа икешәр көн чират җитми чәйләргә. Киләсе ел һәммәбезне дә гаилә бәхетенә төрсен, илгә иминлек, тынычлык иңсен иде.
Сиринә Хәкимова: Кукмара, Олыяз:
– Башка елларда Яңа ел бәйрәмен өйдә генә үткәрә идек, быел Казанга барырга исәп, туганнарга. 5 айлык бәләкәчебез белән әллә кайларга йөреп булмас, кунакка барып төшкән фатирда гына каршы алырбыз. Ел да Яңа елга дип күп итеп пилмәннәр ясап куя идем, быел балалар, ел саен пилмән ашыйсы килми, диләр. Шуңа да күчтәнәчкә алып барырга дип каз итеннэн бәлеш пешерермен дип торам. Яна ел бәйрәме балалар өчен күңелле. Улым Кыш бабайга хат язды – бүләк көтә. Илдәге хәлләр генә куркыта, күңелдә бәйрәм шатлыгы да юк, малайлар усеп килә. Аллаһым, балалар хакына сугышлар бетсен иде инде.
Дилбәр Гарифуллина, Мөслим, Октябрьск:
– Декабрь ае җитүгә күңел могҗиза көтә башлый. Ни генә дисәң дә, декабрь ае Яңа ел җиткәненә ишарә дә, дәлил дә. Без аны ел саен гаиләбез белән каршы алабыз. 28 декабрь көнне кызымның туган көне, шунда бер табын корабыз. 30 декабрьдә әни янына, төп нигезгә җыелабыз. Без дүрт кыз, беребез дә кайтмыйча калмый. Дүрт кызның гаиләсе бер өйгә җыелган чак беләсезме ничек рәхәт ул, күңелле! Әни дә бит иң тәмле сыйларын әзерләп тора. Ә 31 декабрь кичендә без үзебездә көйләнәбез. Дуслар килгәли, күршеләр кергәли, кемгә дә ишек ачык. Яңа ел табыны һәркемнекечә, безнең дә казлы, пилмәнле!
Ләйсән Маликова, Казан:
– Узган Яңа елны авылда әти-әни белән каршы алган идем. Быел, тормыш иптәшем Рөстәмем мине бик сөендерде. Яңа ел бүләге итеп Сургут шәһәренә самолеткабилетлар алды. Бертуган энем Ирекнең гаиләсенә кунакка чакырулы без. Куна дип тормам, анда баргач, үземнең фирменный тутырылган каз әзерләрмен дип торам. Әлбәттә, бәйрәм төнендә безнең өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торачак.
Ә искечә Яңа елны, авылда туганнар чакырып үткәрмәкче булабыз. Рөстәмем дә авылга кайтырга ярата, үземне әйтмим дә. Һәркемгә күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез еллар телим. Дөньялар тынычлык иңсен, балалар тусын!
Комментарийлар