16+

Ясалма акыл сатып алучыларны “котырта” башлады инде

Кулланучыларның халыкара оешмасы тәкъдимендә, быел 15 март – Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне.

Ясалма акыл сатып алучыларны “котырта” башлады инде

Кулланучыларның халыкара оешмасы тәкъдимендә, быел 15 март – Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне.

“Намуслы һәм җаваплы ясалма интеллект - кулланучылар өчен” шигаре астында уза.

Компьютер “димчесе”
–Цифрлы технологияләр гаҗәеп тизлектә тормыш-көнкүрешебезгә үтеп керә, алдагы 5 елда кискен үсеш фаразлана. Ясалма интеллект инде бүген үк түләүле юллардан файдаланган өчен түләүләр билгели. Компьютерда, мәсәлән, спорт аяк киеме карыйсың икән, ясалма акыл экранда сиңа башка спорт аяк киемнәрен үзеннән-үзе тәкъдим итәргә тотына. Озак вакыт үтмәс, сәүдә челтәрләрендә теге яки бу товар белән кызыксынуны сизеп алган ясалма акыл (компьютер программасы) сиңа товарлар сайларга булыша башлар. Ясалма акыл-интеллектның файдасы зур, ләкин интернеттагы нейрочелтәр ялган мәгълүмат таратырга, кешенең шәхси мохитына үтеп керергә, алдау-мошенниклык гамәлләрендә кулланылырга да мөмкин. Шунлыктан, ясалма акыл мәсәләсендә аңлаешлы гамәлләр, хәбәр дөреслеге һәм ясалма интеллект аркасында зыян килеп чыгуларга карата җаваплылык алгы планга куела. Сүзгә ышанучан өлкән яшьтәгеләрне интернеттагы ялган хәбәрләрдән яклау зарур,- диде Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Хәерчелек бәласе
Кулланучылар базарында мәгълүматлылыгы һәм хәбәрдарлыгы рейтингында татарстанлылар Россия төбәкләре арасында беренче өчлектә тора. 
–Шулай да, маркетплейслардан, ягъни, электрон сәүдә челтәреннән сыйфатсыз товар яки башка төрле товар китерелүенә зарланучылар бар. Кибетләрдә, гадәттә, язгы якта кышкы аяк киемнәрен ташламалы бәяләрдән сату оештырыла. Кеше аны киләсе кышта гына кия башлый һәм аяк киеменең кимчелекләрен ачыклый. Ләкин, “30 көн инде күптән узган”, дип, аяк киемен кибеттә кире кабул итеп алмыйлар. Товарны җентекләп карап сатып алу мәслихәт,-дип киңәш бирде “Россия кулланучылар берлеге” иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Юлия Нигъмәтуллина.
Өлкәннәр теге яки бу оешма хезмәткәрләренең “өстәмә хезмәтләр” тәкъдим итүенә зарланып та хәбәр итәләр икән. 

– Бер пенсионерга фатирында электр үткәргечен төзәткәннәр. Электрчылар:”Сезнең башка җиһазлар да искергән”,-дип, өстәмә эшләр дә башкарганнар,-дип мисал китерде Юлия Нигъмәтуллина.

Уйлап карасак, электрчылар иминлек максатыннан эш йөрткән, ләбаса. Тик, өлкәннәрнең күбесе “әйдә, ярар” дип, саранлык холкын күрсәтә, ут-күз чыгу ихтималын уйламый. Хәерчелек тә кулдан тота шул.

Ак булса да, сөт түгел
Татарстанда узган ел 348 азык-төлекнең составы тикшелерлгән, шуларның 121е сыйфат таләпләренә җавап бирмәгән.
–Республикага чит өлкәләрдән китерелә торган сөтләрнең һәм сөт продуктларының 94 процентының сыйфат дәрәҗәсе түбән. Хәтта, балалар өчен чыгарылган сөт продуктларында да кимчелекләр табыла. Без күрсәтмәләр җибәрәбез, тик штраф кына тәэсир итми. Сыйфатсыз сөт продуктларын республикага сатып алу буенча килешүләрне, гомумән дә, кабул итмәскә кирәк,-диде Розалия Арсланова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading