16+

“Иген уңачак. Ашлыкны кая куярга да белмәячәкләр”

Гадәттә, 23 мартта, Бөтендөнья метеорология көнендә, җәйге айларга һава торышының рәсми фаразы бастырыла.

“Иген уңачак. Ашлыкны кая куярга да белмәячәкләр”

Гадәттә, 23 мартта, Бөтендөнья метеорология көнендә, җәйге айларга һава торышының рәсми фаразы бастырыла.

Белгечләр фикеренчә, җәй ничек киләчәк? Ә халык синоптигы нәрсә уйлый? 

Әле апрель белән май бар дисездер. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев  әйтүенчә, апрель климат нормасыннан 1 градуска югары булачак. Апрельнең үз нормасы – + 5,8 градус. Быел исә ул +6,8 градус булыр дип фаразлана. Майда һава температурасы нормада – +13,3 градус тирәсе булачак. 

Җәй айлары, июль аеннан кала, шулай ук үз климат нормасында булырга тиеш. Ә менә июльдә нормадан югарырак. 

– Авыл хуҗалыгы культуралары өчен нәкъ менә май белән июньнең җылы һәм дымлы булуы кирәк, чөнки бу чорда булачак уңыш формалаша. Ә инде һава температурасы климат нормасыннан югарырак булганда, корылык та күзәтелә. Бу исә культуралар үсешенә тискәре йогынты ясый, – ди Тимур Әүхәдиев.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров фаразынча да, быел уңыш яхшы булачак. 

– Апрель артык салкын булыр дип уйламыйм. Ә язгы чәчү эшенә быел соңрак керешәчәкләр, чөнки дым бик күп. Басуга кереп булмый. Җирдә туэ юк, бөтен кар суы сеңеп бетеп бара. Моңа сөенергә генә кирәк. Авыл хуҗалыгы, көздән чәчеп калдырган культуралар өчен искиткеч инде бу, – ди ул.  

Май ае да уртача булыр дип фаразлый, эссе булмаячак. Яңгырлар да яварга тиеш. 

– Бәрәңгене быел җир өлгерүгә карап, иртәрәк утыртырга тырышыгыз. Җирдә дым булганда утыртырга кирәк. Быел бәрәңгесе дә, игене дә уңачак. Ашлыкны кая куярга да белмәячәкләр. Кура җиләкләре кар астында калды, өшемәделәр. Җиләк күп булачак. Нәрсә чәчсәң, шул яхшы үсәчәк. Майда да, июньдә дә яңгырлар булырга тиеш. Июльдә бер ун көннәр коры булыр кебек. Әмма артыгы түгел. Җәйне гомумән коры дип әйтеп булмый, – ди Рәис абый. 

Егетләргә курыкмыйча өйләнергә дә кушты, элеккеләрнең, быел бәрәңге күп булды, малайны өйләндерергә кирәк, дип сөйләшүләрен искә алып.

Фото: Шәһри Казан архивыннан

Язмага реакция белдерегез

22

3

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading