16+

Игътибар 10 көнлек кенә түгел, ә даими булырга тиеш

Һәр елның декабрь башында Россиядә инвалидлар декадасы уздырыла. Быел да, башка еллардагы кебек, 10 көн буена бик күп чаралар оештыру каралган.

Игътибар 10 көнлек кенә түгел, ә даими булырга тиеш

Һәр елның декабрь башында Россиядә инвалидлар декадасы уздырыла. Быел да, башка еллардагы кебек, 10 көн буена бик күп чаралар оештыру каралган.

Форум, фестиваль, концертлар, спорт чаралары гына уздырылып калмыйча, түгәрәк өстәлләр, адреслы очрашулар да булачак, юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Мәскәү мэры Сергей Собянинның ярдәмчесе, җәмәгать эшлеклесе Ксения Безуглова белән мотивацияле очрашу булачак.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, бәйрәмнәр уздырып кына проб­лемаларны хәл итеп булмый. Дөрес, алар да кирәк, әмма шул ук вакытта декада барышында без җәмәгатьчелек игътибарын ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә юнәлтү максатын куярга тиешбез, диде ул журналистларга матбугат очрашуында.

Министр сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 316 мең мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, аларның 15 меңе - балалар. Инвалидларның тормышларын яхшырту максатыннан, «Уңайлы мохит» проекты эшләп килә. Социаль инфраструктура объектларын инвалидлар өчен уңайлы итү буенча республикада зур эшләр башкарыла. Билгеле булганча, Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Россия өчлегенә керә.

- 2011-2016 еллар аралыгында инвалидлар өчен 755 объект җайлаштырылды. Быелдан Татарстан өч төрле юнәлешне: социаль өлкә, мәгариф һәм спорт объектларын адаптацияләүне үз эченә алган программада катнаша, - дип сөйләде министр.

Инвалидларны эшкә урнаш­тыруда да республиканың күр­сәт­кечләре югары. Мөмкинлеге чикләнгәннәрнең 98 меңе - эшли ала. 29,5 меңенең эше бар. Эшләргә теләге булган һәр икенче инвалидны бүген эшкә урнаштыралар. Ун кеше үз эшен ачкан. Аларга 117,6 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Үз эшләрен ачучылар арасында инвалид коляскасында хәрәкәтләнүчеләрне Казанга чакыру, аларга экскурсияләр үткәрү белән шөгыльләнүче дә бар икән.

Инвалид хатын-кызлар арасында уздырылган «Татарстан энҗесе» республика бәйгесенең узган елгы җиңүчесе, министр ярдәмчесе Таисия Козьякова сүзләренә караганда, эш бирүчеләр мөмкинлеге чикләнгәннәрне эшкә алырга курыкмасыннар иде.

- Хәзерге вакытта бик күп эшне өйдә утырып та эшләргә була. Өеннән чыга алмаучылар, аз хәрәкәтләнүчеләргә үзләрен ачарга булышсыннар иде. Җәмәгатьчелекнең игътибарын шул рәвешле дә җәлеп итеп була, -ди ул.
Сәламәтлек саклау министрлыгында инвалидларга ярдәм күрсәтү ел дәвамында алып барыла. Министр урынбасары Илдар Фатыйховның әйтүенә караганда, аз хәрәкәтләнә торган гражданнарга медицина ярдәме өйдә күрсәтелә. Диспансерлаштыру кысаларында, табиблар бригадасы 1623 кешене караган. Быелның ун аенда 1 527 185 рецепт буенча 2,1 миллиард сумга дару препаратлары, медицина эшләнмәләре сатып алынган. Даруларны инвалидларның өйләренә китереп бирү оештырылган.

Россиянең Татарстан буенча социаль иминият фонды төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Камил Фатыйхов журналистларга 2 декабрьдә, декада кысаларында, эш урыннарында травма алып, инвалид булып калган 80 кешегә машина биреләчәген дә хәбәр итте.

Фото: bnkomi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading