Дөресен генә әйткәндә, җәй китап уку өчен кулай вакыт түгел инде анысы, әмма укырга туры киләчәк.
Чөнки башкалабызда 18-19 июнь көннәрендә җәйге китап фестивале үтте. Аны "Смена" замана мәдәният үзәге Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырды. Инде бишенче тапкыр уздырыла торган фестивальнең быелгысы 80нән артык нәшрият катнашкан китап ярминкәсе булуы белән истә калачак. Алар үзләре белән ярминкәдә кибетләрдә сирәк очрый торган китаплар тәкъдим итте. Стендларда әдәби, публицистик, фәнни-популяр, документаль әсәрләр һәм балалар китапларын табарга була иде. Җитмәсә, бәяләре дә сату нокталарына караганда шактыйга арзанрак булды. Ә кызык китап кулыңа килеп эләксә, кышны җәйне карап тормыйсың инде, йотлыгып укый башлыйсың Хәер, оештыручылар да шуңа өмет иттеләр. Бигрәк тә, яшьләр арасында китап яратучылар санын арттырасылары килә иде аларның.
Шуңа да фестивальнең программасын шактый кызыклы төзегәннәр. Фестиальнең беренче көнендә үк Польша язучысы Дорота Масловская белән иҗади очрашу үтте. Анда килүче балаларга да аерым игътибар күрсәтелде, алар өчен мастер-класслар эшләде.
Быел кино елы булгач, билгеле инде, мондый зур чара кино сәнгатеннән башка гына уза алмаячак иде. Танылган кино тәнкыйтьчесе Антон Долин бу сәнгатьнең озын гомерле булуының серен ачты. Фестиальгә килүчеләргә бик күп яңа исемнәр, яңа әсәрләр белән танышу мөмкин булды. Кунаклар Россиядән генә түгел, Польша, Швейцария, Германия кебек Европа илләреннән дә килгәнгә, быелгы җәйге фестиваль халыкара дәрәҗә алды. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге фестиаль әдәбият, сәнгать, фәлсәфәнең уртак бәйрәменә әйләнде. Дмитрий Гавришның Сочи, Кырым якларыннан язган сәяхәтнәмәсе тәкъдир ителде. Әлеге китап «Смена» нәшриятында фестивль өчен махсус әзерләнргән иде.
- Без соңгы вакытта, ишетеп-белеп торасыздыр инде, Мәскәүдә, Санкт-Петербугта зур-зур китап ярминкәләрендә катнашып, уңышлар белән кайттык. Үзебездә үткәрелә торган бу ярминкәдә дә бик теләп катнаштык. Бу эш белән башлыча безнең маркетинг бүлеге шөгыльләнә. Алар кайсы укучыга нинди китап тәкъдим итәргә икәнен яхшы беләләр. Безнең нәшриятта чыккан китапларны кая гына алып барсак та, теләп алалар. Бигрәк тә, ике телдәге, балалар өчен чыгарылган, тарих турында язылган китаплар популяр. Мондый ярминкәләр үзеңнең китапларың белән горурланырга һәм башкалардан өйрәнергә мөмкилек бирә, - ди Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов әлеге ярминкәнең мөмкинлекләрен барлап.
Быел 130 еллыгы зурлап билгеләп үтелгән бөек шагыйребез Габдулла Тукайга да фестивальдә урын бирелгән. "Тукай көндәлекләре" киң катлам укучыга тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар