16+

Илсур Метшин да концертта катнаша

15 февраль - Бөтендөнья онкологик авырулы бала көне. Казан мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт симфоник оркестры белән шушы көнне узачак хәйрия концертында катнаша. Билетлар сатудан җыелган акча Казанда балалар хосписы төзелешенә юнәлдереләчәк.

Җәй көне төзелә башлаган хоспис бинасында бүген вент-фасад эшләре алып барыла. Бу көннәрдә бинаның эчен төзекләндерә башлыйлар. 1 июньдә беренче чиратны - 18 яшькәчә балалар өчен 12 урынлы 10 палатаны тапшыру планлаштырыла. Хоспис төзелешенең гомуми бәясе - 154, 2 млн сум. Бүгенгә 99 млн сум акча җыелган.
«Концертта катнашу тәкъдиме минем өчен көтелмәгән булды. Оркестрның инде дүртенче ел, балалар хосписы төзелешенә ярдәм итү максатыннан, концерт оештыруы ошады. Минем катнашуым кешеләргә файда китерсә, шат булачакмын», - дип белдерде Илсур Метшин. Ул Г.Камал театры актрисасы Нәфисә Хәйруллина белән бергә «Щелкунчик» симфоник әкиятен укыячак. Хәйрия концертына билетлар сатуга куелган инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading