16+

Иминлекнең нигезе яңа технологияләрдә

Зарарлы производстволарда эшләүчеләр өчен кисель, витаминлы эчемлекләр, сизгерлеге белән аерылып торучы яңа буын детекторлар, автомобиль йөртүченең талчыгуы турында хәбәр бирү системалары, халык ташкынында биометрик билгеләре буенча кешенең шәхесен ачыклаучы мобиль комплекс. Боларның барысын да бу көннәрдә «Казан ярминкәсе» мәйданында күрергә мөмкин.

Биредә ишекләрен ачкан «Куркынычсызлык», «Элемтә», «Хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы» дигән күргәзмәләрдә тормыш иминлеген тәэмин итүдә кулланылучы заманча технологияләр, җиһазлар күрсәтелә.
Бүгенге шартларда заман технологияләреннән, технологик җиһазлардан башка гына, кеше тормышына янаган куркыныч афәтләргә каршы көрәшеп булмый. Күргәзмәләр әнә шул хакыйкатьне аңларга ярдәм итә. Быел анда Россиянең 15 төбәгеннән, дөньяның 13 иленнән 100дән артык компания үз продукциясен тәкъдим итә. Татарстанның күпчелек министрлык-ведомстволары аерым стендлар белән катнаша.
Күргәзмәләрнең Казанда «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумы кысаларында инде өченче тапкыр оештырылуы. Катнашучылар аны хезмәттәшлеккә яңа мөмкинлекләр ачучы мәйдан буларак бәяли.
Күргәзмәләр ачылышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков биредәге күпчелек компанияләрнең Татарстан белән хезмәттәшлек итүен, Универсиада һәм Олимпиаданы уздыруда ышанычлы партнерлар булганлыгын ассызыклады. «Узган елгы күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән иминлек системалары, заманча технологияләр ышанычлылыкка зур сынау үтте. Алар Казанда Универсиаданы, Сочида Олимпиаданы югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирде. Шушы чараларга әзерләнгәндә яшәешебезнең төрле тармакларында иминлекне тәэмин итүнең әһәмиятен тагын да тирәнрәк аңладык», - ди Хөкүмәт башлыгы. Ул быелгы күргәзмәләр дә Татарстанда иминлекнең яңа системаларын булдырырга ярдәм итәр дигән ышанычта калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading