Имтихан - ул һәрбер яшьтә дә шәхес өчен зур сынау, аеруча яшүсмер чакта. Ул - чын мәгънәсендә стресс.
Бу чорда укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның бердәм булулары зарури. Чөнки балага, иң берене чиратта, аңа якын булган кешеләрнең ярдәмен, яхшы карашын тою, кирәк вакытта биеклеккә өндәп җибәрү дә бик мөһим.
Хөрмәтле әти-әниләр, имтихан җитди эш, әмма куркыныч түгел. Балагызны БДИның гадәти имтихан икәнлегенә ышандыруда Сезнең дә роль зур. Һәр ата-ана - психолог. Балагыз белән уртак тел табып, аның уй-кичерешләрен бүлешегез. Үзегезнең балагызны аңлап, мәхәбәттегез һәм ышнычыгыз белән ярдәм итегез, аны битәрләүдән баш тартыгыз. Мәсәлән, аның музыка тыңлап әзерләнәсе килә икән, моңа каршы килмәгез, тик бу музыка сүзләр кулланмаган, тыныч булырга тиешлеген кисәтегез. Өегездә азрак үзгәрешләр кертү дә бик мөһим. Мәсәлән, имтиханнарга әзерләнгән бүлмәне төрле картиналар, йә сары, яки шәмәхә төстәге әйберләр белән бизәү. Әлеге ысул интеллектуаль активлыкны күтәрә. Шулай ук, ашауга да игътибар зур булырга тиеш: бу чорда акылга интенсив рәвештә көч килгәндә, бала туклыклы, төрләндерелгән һәм витаминнарга бай булган ризыклар белән тукланырга тиеш. Боларга балык, эремчек, чикләвек һәм күрәгә керә.
Хөрмәтле ата-аналар, ышанычыгызны югалтмагыз: мәктәптә укыган һәр кеше БДИ бирә ала, чөнки барлык биремнәр дә урта уку йортлары программасы буенча төзелгән. Шуны онытмагыз: үзегезнең яраткан балаларыгызга шушы чорда ышанычлы терәк, серен уртаклашучы дус һәм яңа үрләргә өндәүче кеше дә булырга тиешсез. Балаларыбыз имтиханнарны уңышлы тапшырсын, дигән теләктә булыйк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар