16+

ИНВАЛИДЛАРНЫҢ көнкүреше җиңеләя башлады

Татарстанда 2011 елдан башлап, федераль һәм республика бюджетлары хисабына, «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә ашырыла. Казанда быел әлеге максатларга 234,5 миллион сум билгеләнгән.

ИНВАЛИДЛАРНЫҢ көнкүреше җиңеләя башлады

Татарстанда 2011 елдан башлап, федераль һәм республика бюджетлары хисабына, «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә ашырыла. Казанда быел әлеге максатларга 234,5 миллион сум билгеләнгән.

Башкалада 89 мең 928 инвалид, шул исәптән өлкән яшьтәгеләр, бала арбалы хатын-кызлар, хезмәткә вакытлыча яраксызлар яши. 1992 елны БМОның Генераль Ассамблеясы, 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне, дип игълан итте. Казанда соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең көнкүрешен җиңеләйтү юнәлешендә шактый эшләр башкарылды. «Инвалидларны кайгырту бер көн яки декада белән генә тәмамланырга тиеш түгел. Кайгырту һәрдаим күренешкә әверелергә тиеш», - диде мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә.
Казанда быел 154 урындагы юл чатлары инвалидлар өчен җайлаштырылды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге - 21, социаль яклау өлкәсендәге 15 учреждениегә инвалидлар мәнфәгатьләренә җавап бирүче төзекләндерүләр кертелә. Сөзәк юллар, тоткычлар, хәрәкәтләнү сукмаклары ясала. Метрополитенның һәр станциясендә сиземләү (тактиль) сукмаклары, күтәрү-төшерү җайланмалары, электрон мәгълүмат экраннары булачак. Алар кайбер станцияләрдә инде бар, эшләрне 20 декабрьгә тулысынча тәмамлау бурычы йөкләнгән.
Арба (коляска) ярдәмендә генә хәрәкәтләнүче инвалидлар яшәгән йортларда 613 подъезд камилләштереләчәк, хәзер 226 подъездда эш бара. Быел барлыгы 486 лифт яңага алмаштырылачак. Әлеге лифтлар сукырларны һәм начар күрүчеләрне исәпкә алып, тоткычлар, Брайль шрифтлы такталар, тавыш һәм яктылык индикаторлары белән җиһазланган. Лифтларның күпчелеге Идел буе һәм Яңа Савин районнарында куела, чөнки биек йортлар аларда күбрәк. Инвалидлар теләге җәмәгать транспорты тармагында да гамәлгә ашырыла. Казанда 519 автобус яктылык-диод экранлы, арба керү-чыгу өчен махсус күпер механизмлы. 2013 елның 1 маена кадәр тагын шундый 159 автобус кайтартылачак.
Инвалидларның үзләре үк сынап каравы һәм күзәтчелеге астында иң башта Бутлеров урамы камилләштерелде. Соңыннан әлеге үрнәктә Дубравная, Р.Зорге, Ю.Фучик, Бондаренко, Короленко, Волгоград, Чуйков, Әмирхан урамнарында юл чатларына сиземләү ташлары куелды. Шәһәрдә 26 урында физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә җайлаштырылган модуль бәдрәфләр эшләячәк, аның 10ысы инде урнаштырылды.
Ленин исемендәге мәдәният сарае, «Казан» милли мәдәният үзәге, «Сәйдәш» мәдәният үзәге, «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәге инвалидлар мәнфәгатьләренә яраклаштырыла. Программа кысаларындагы максатчан эшләр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading