16+

Иптәшләр, алай ярамый бит инде!..

Татарстанда травмпунктларга көн саен уртача 40 кеше мөрәҗәгать итә.

Иптәшләр, алай ярамый бит инде!..

Татарстанда травмпунктларга көн саен уртача 40 кеше мөрәҗәгать итә.

Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә тротуарларның тиешенчә җыештырылмавына һәм каралмавына кискен ризасызлыгын белдерде.

– Быел кар җыештыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләр азрак керде, ләкин шикаятьләр барыбер дә бар. Без хәбәрләрне игътибар белән күзәтәбез. Урамнар юлларындагы хәл беркадәр яхшы булса да, тротуарлар торышы канәгатьләнерлек түгел. Финанс кыенлыклары артта калды – гыйнвардан башлап юлларны карауга финанслауны арттырдык, кадрлар сәясәте идарәсе тышкы төзекләндерү предприятиеләре белән берлектә кадрлар мәсьәләсен хәл итте. Сан сыйфатка әверелсен өчен эшлик, һава шартлары нинди булуга карамастан, сыйфатлы эш көтәбез. Без реагентлар һәм тоз-ком катнашмасы сатып алдык, аларны тротуарларга сибүне кызганмагыз, – диде мэр Илсур Метшин.

Башкала мэры Казандагы кайбер милекчеләрнең үзләренең бурычларын онытып җибәргәнлекләрен искәртте. Кибетләр, даруханәләр, төрле учреждениеләр арасында үзләренең каршыларындагы тротуарны тиешенчә җыештырмаучылар да бар.

– Мораторий куеп, безнең штрафлар салу хокукын чикләделәр. Кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына штраф салырга мөмкин. Ләкин, кешеләрнең аякларын яки кулларын сындыру ихтималы булган боз шушы ук хәвефле категориягә карый. Бу мәсьәләне шәһәр прокуратурасы белән ачыклап бетерү кирәк, – диде мэр Илсур Метшин.

Казанда 1 гыйнвардан бирле 32 мм явым-төшем теркәлгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләгәнчә, юллар махсуслаштырылган машиналар ярдәмендә реагент белән эшкәртелгән, ә тротуарларга ком кулдан сибелә, шунлыктан эш башкару күп вакыт таләп итә.
Шәһәр Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Наил Минвәлиев таныштырганча, узган елның кышкы чорында тиешенчә башкарылмаган эшләргә карата 786 беркетмә тутырылган. “Сервис-Гарант”, “Ремонтсервис”, “Жилище и Комфорт”, “Дәрвишләр торак-коммуналь хуҗалыгы”, “Вахитов районы торак-коммуналь хуҗалыгы” идарәче компанияләре ишегалларын яхшылап җыештырмаган.

– Ишегалларына үз белдекләрендә шлагбаумнар урнаштыру кискен мәсьәлә булып кала бирә. Бу – тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен генә түгел, ә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен дә бозу. 2020 елдан бирле шундый 428 факт ачыкланды, ирекле рәвештә яки хөкем карары нигезендә 56 конструкция сүтеп алынды, – диде Наил Минвәлиев.

Казанлылар ишегалларын җыештыру буенча “Открытая Казань” сайтына хәбәр җибәрә яки 8 (843) 236-41-23 телефоны аша шалтырата ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading