16+

Җир әле бүленеп бетмәгән?!

Күп балалы гаиләләргә шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлекләре Биектау районының Каймары һәм Лаеш районының Сокуры авыллары янәшәсеннән бирелә.

Җир әле бүленеп бетмәгән?!

Күп балалы гаиләләргә шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлекләре Биектау районының Каймары һәм Лаеш районының Сокуры авыллары янәшәсеннән бирелә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ирек Фәттахов чыгышында әйтелгәнчә, бүген Казанда 4152 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алу чиратына язылган. Каймары авылы янәшәсендәге җирнең беренче комплексындагы 282 кишәрлек бүленеп беткән. Хәзер 381 кишәрлекле икенче комплекс бүленә. Биектауда барлыгы 1811 урын тәкъдим ителәчәк, яңа торак комплексында 4 мәктәп, 7 балалар бакчасы, юллар һәм инженерлык коммуникацияләре төзеләчәк.
Лаеш районында да 960 йортка исәпләнгән яңа бистә барлыкка киләчәк. Сокуры авылы янында 357 урынлы беренче комплекста җир кишәрлекләре быелның декабрендә бүленә башлаячак. Мондагы бистәнең дә үзенең социаль биналары, инфраструктурасы булачак.
Җир кишәрлекләре бүлү турындагы мәгълүматлар белән җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетының www.kzio.kzn.ru сайтыннан танышырга мөмкин. Анда куелган картада буш һәм инде алынган кишәрлекләр күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading