16+

Исемнәре китап битләрендә

Бу атнада Казан Кремлендә «Яңарыш» республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне ТРның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Исемнәре китап битләрендә

Бу атнада Казан Кремлендә «Яңарыш» республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне ТРның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Минтимер Шәймиев хәйриячеләрнең әһәмиятле ролен билгеләп үтте. Республикада алар ярдәмендә «Яңарыш» проекты тормышка ашырыла. Аларның исемнәре традицион рәвештә Хәйриячеләр китабына кертелә. 2011 елдан алып китапның 4 томында Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген яңартуга үз өлешләрен керткән 30 мең хәйрияченең исеме теркәлгән. I томга - 5 мең, II томга - 10 мең, III томга - 7 мең, ә IV томга 8 мең хәйрияче исеме кергән. Алар арасында зур сәнәгать оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, Татарстанның муниципаль район хакимиятләре башлыклары, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, хәйрия фондлары һәм хәтта балалар да бар. Мәсәлән, Болгарның 2 нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да чын хәйриячеләр булган. Алар, «Туристория» мәктәп бизнес-компаниясе оештырып, музей-тыюлыкка экскурсияләр үткәргәннәр. Лаеш интернат йорты балалары да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар Болгар һәм Свияжскины яңартуга үз акчаларын күчергән.
«Булган гомуми ярдәм сүрелми, бу бик тә мөһим», - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның әйтүе буенча, бу елларда Болгар һәм Свияжскида барлык кирәкле инфраструктура булдырылган, изге урыннарны торгызу һәм саклау өчен, күп эш эшләнгән, яңа зур объектлар төзелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading