16+

Ишегалдың төзек булсын дисәң

Казанда быел 94 ишегалды төзекләндереләчәк, нәтиҗәдә, 80 мең кеше яшәгән йортларның әйләнә-тирәсе яхшырачак.

Ишегалдың төзек булсын дисәң

Казанда быел 94 ишегалды төзекләндереләчәк, нәтиҗәдә, 80 мең кеше яшәгән йортларның әйләнә-тирәсе яхшырачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, 2011 елдан башлап 844 ишегалды тәртипкә китерелгән. Әмма әле бу төзекләндерүгә мохтаҗ мәйданнарның 23 проценты гына. Ишегаллары төзекләндерү барышында нвалидлар өчен махсуслаштырылган юллар салыначак, автомобильләргә 3 меңнән артык урын булдырылачак.
Лукин ур., 8, Әмирхан ур., 10а, Горсовет ур., 17/1, Декабристлар ур., 180, Мәүлетов ур., 21, Парк ур., 29 һәм Журналистлар ур., 9 нчы йорт ишегалларын комплекслы төзекләндерү каралган. Аларда йорт яны юлларын асфальтлаудан тыш, балалар уен мәйданчыклары, спорт һәм ял урыннары да булдыру каралган.
«Узган ел «Уңайлы йорт» һәм «Азино-1» идарәче компанияләре тарафыннан төзекләндерелгән ишегаллары шәһәр конкурсында җиңү яулады», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Башкала мэры Илсур Метшин, моңа өстәп: «Марат Нуриев җитәкчелегендәге «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе планетада бөтен кешедән алда бара. Яңа Савин районында алар төзекләндергән ишегаллары һәрьяктан үрнәк. Хикмәт акча булуда гына түгел, «Уңайлы йорт» компаниясенең хезмәткә омтылышы зур», - дип, әлеге мәсьәләгә үз фикерен белдерде.
Казанда бу җәйдә төзекләндереләчәк ишегалларының исемлеге мэрия сайтына куелган. Әлеге ишегалларына тоташкан йортларда яшәүчеләр төзекләндерү эшләренә кагылышлы фикерләрен һәм тәкъдимнәрен 296-99-25 телефоны аша шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетына җиткерә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading