16+

Иске Татар бистәсендә Хәйрия ярминкәсе узды: җан җылысы белән сугарылган бәйрәм шундый булырга тиеш иде (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Узган якшәмбедә Казанның Иске Татар бистәсе гөрләп торды. Башкала халкы һәм шәһәребез кунаклары каланың бай мәдәни тормышына күптәннән күнегеп бетте инде. Әмма бу чара башкаларыннан нык аерылды. Биредә яхшы кәеф һәм музыка белән изге эш бергә кушылып, Хәйрия ярминкәсе узды.

Иске Татар бистәсендә Хәйрия ярминкәсе узды: җан җылысы белән сугарылган бәйрәм шундый булырга тиеш иде (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Узган якшәмбедә Казанның Иске Татар бистәсе гөрләп торды. Башкала халкы һәм шәһәребез кунаклары каланың бай мәдәни тормышына күптәннән күнегеп бетте инде. Әмма бу чара башкаларыннан нык аерылды. Биредә яхшы кәеф һәм музыка белән изге эш бергә кушылып, Хәйрия ярминкәсе узды.


Җырлап ярдәм иттеләр
«Иске шәһәр» префектурасы һәм «Болгар радиосы» бергәләп оештырган ярминкәнең төп максаты - «Ярдәм» хәйрия фонды карамагында булган Теләче районы Иске Җөри авылындагы «Гаилә учагы» балалар йортына ярдәм кулы сузу. Анда төрле дәрәҗәдәге авыру ун бала тәрбияләнә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган нарасыйларны «Ярдәм» укыту-­тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мә­ликә ханым Гыйльметдинова үзенә сындырган. Ярминкәдә җыелган акча аларга тапшырылачак.



Көндезге уникедә башланган чара кичке җидегә кадәр дәвам итте. Тамашачылар өчен көне буена сузылган концерт программасы әзерләнгән иде. Изге эшкә җыр­чылар: Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов, Дилә Нигъмәтуллина, Фәридә-Алсу дуэты, Алинә Шәрипҗанова, Айсылу Габдинова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, «Казан егетләре» һәм «Риваять» төркемнәре, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Алинә Сафиуллина, Артур-Марат дуэты, Диләрә Илалетдинова, Илгәрәй, Эльвира Хамматова, Айгл Рәхимова, музыкантлар Айнур Моратов, Динә Закирова һәм башкалар бик теләп кушылган. Камал театры артистлары бик тәэсирле чыгыш әзерләгән иде.

Актриса Гүзәл Сибгатуллинаның улы - 3 яшьлек Арслан Сибгатуллинның «И туган тел» шигырен сөйләвен генә күр син! Язучылар берлеге әгъзалары исә үзләренең шигырьләрен укыды. Тамашаны «Болгар радиосы» хезмәткәрләре Айгөл Хәйруллина белән Рөстәм Гайзуллин алып барды.



Шунысы игътибарга лаек, тамашачылар өчен сәхнә каршында утыргычлар куйганнар, шуңа да олы яшьтәге апа-абыйлар утырып туйганчы татарча җыр тыңлады. Ял көне булганлыктан, яшь балалар җитәкләгән әниләр, җитәкләшкән парлар да еш очрады, туристлар да ярминкәдән читтә калмады. Милли кием-салым сатып алу белән бергә, ярминкә кунаклары берничә музей белән якыннанрак танышты, балчыктан чүлмәкләр ясарга өйрәнде, танылган туграчы Нәҗип Нәккашның иҗат иткәнен күзәтте, бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты белән танышты һәм бик күп уңай эмоцияләр алып, мохтаҗ балаларга булышты.

Ярминкә һөнәрчеләргә дә кирәк
Ярминкәдә калфаклар ясап сату иткән Миләүшә Мусина сүзләренчә, соңгы арада үзләрен татар дип хис итүчеләр, татар булырга омтылучылар шактый арткан. Андыйлар ярминкәдә дә очрады, ди яшь дизайнер. Калфакларны да бик теләп алалар икән. Хәер, калфак кигән кызларны, сирәк булса да, концерт һәм театрларда күрергә мөмкин. Калфакларга ихтыяҗ Казанга чит төбәкләрдән кунаклар килгән һәм катнашкан форумнарда аеруча да арта, ди элеккеге баш киемнәрен яңадан кулланылышка кайтарырга омтылган кыз.



- Мондый ярминкәләр һөнәрчеләр өчен дә бик кирәк. Чөнки осталар биредә үз эшләрен саталар. Кешеләр хәзерге вакытта үз куллары белән матур һәм сыйфатлы әйберләр эшли ала, әмма сата алмый. Мондый ярминкәләр аларга үзләрен күрсәтергә, әйберләрен таратырга булыша, - ди Миләүшә.
Күн эшләнмәләр һәм шулай ук түбәтәйләр ясаучы тагын бер яшь һөнәрче Гүзәл Тимербулатова да шундый фикердә.

- Мин әле иҗат юлымны баш­лыйм гына, шуңа да эшләрем белән кызыксынучылар алай ук күп димәс идем. Ясаган әйберләремнең бәяләре нинди материалдан ясалуына, нинди сурәт төшерелүенә һәм нинди вакыт аралыгында ясалуына бәйле. Түбәтәйләр, мисал өчен, ике мең сумнан башлана. Мондый ярминкәләр безгә үзебезне халыкка чыгарырга ярдәм итә. Кытайдан кайтартылган арзанлы әйберләрдән тыш, күңел биреп, җан җылысын кушып эшләнелгән әйберләр дә бар икәнен башкаларга күрсәтү өчен мондый проектлар бик кирәк. Кайберәүләр килеп, товарның бәясен сорый да, 1500 дигәч, ой, кыйммәт дип китеп бара. Без бит ул әйберләргә күпме вакыт сарыф итәбез, күпме тырышлык китә. Күпләр моны аңламый. Казанлылар һәм биредә яшәүче татарлар үзебездә эшләнелгән сыйфатлы, натураль әйберләр хакында искә төшерсен, татар милли бизәкле әйберләргә өстенлек бирсен иде, - дигән теләкләрен җиткерде һөнәрче кыз.

Ярминкәдә үзләре эшләгән әйберләрне сатарга килгән һөнәрчеләрне генә түгел, татар халкы тарихы һәм аңа бәйле предметлар белән таныштыру максатыннан катнашучылар да бар иде. Шуларның берсе - Фәрит Зарипов. Ул ярминкәгә самавырлар, борынгы сәгатьләр алып килгән. Аларны ул төрле шәһәрләрдән җыйган. Фәрит абый коллекциясендәге иң борынгы самавыр 1790 елларга карый. Бу эш белән ул сигез ел элек шөгыльләнә башлаган.

- Минем самавырлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта, Игорь Шуваловта, Минтимер Шәймиевтә дә бар, - диде коллекционер. - Хәйриячелек татар халкына электән хас. Мисал өчен, бабам Хәбир Таһиров акчалары булмаган кешеләрне мәдрәсәдә бушлай укыткан. Мөмкинлек булганда, үзем дә ярдәм итәргә тырышам, әмма ул турыда сөйләп йөрергә яратмыйм. Ярминкәдә дә сату максаты белән түгел, катнашу максатыннан, кешеләрнең күңел байлыгын арттырып, аларга тагын бер кат самавырлар хакында искә төшерер өчен килдем, - ди.

Традиция яңара
«Иске шәһәр» префекты Марат Усманов, тамашачыларны һәм ярминкәдә катнашучыларны сәхнәдән сәламләгәндә, хәйрия ярминкәсенең рухи традиция булуын ассызыклады.
- Мин үземнең исемемнән һәр кешегә, ярдәм күрсәткән барлык оешмаларга да рәхмәтле, - дип әлеге зур чараны оештыручыларга сәламәтлек, иминлек теләде.
Әлеге ярминкә чыннан да традицияләрне яңарту буларак та кабул ителде. Чөнки Иске Татар бистәсе элек-электән шундый ярминкәләре белән дан тоткан. Хәйрия традициясе, гомумән, татарлар өчен бик борынгы нәрсә ул. Ятимнәргә, гарипләргә ярдәм итү, күмәк көч белән булсын мәчетләр, булсын мохтаҗларга торак салу - татарлар өчен күңел кушуы, рухи традиция.

«Хәйрия ярминкәсе» әнә шул борынгы татар традицияләрен яңартучы, халыкка кире кайтаручы олы чараларның берсе ул. Һәм аның мөһимлеген без әле вакыт үтү белән генә тулысынча аңлаячакбыздыр.

«Ярдәм» фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов та заманында татар телен, милләтнең динен, мәдәниятен, традицияләрен саклап калган Иске Татар бистәсендә хәйрия эшчәнлеге дәвамлы булачагына ышаныч белдерде һәм оештыручыларга рәхмәт йөзеннән, Марат Усмановны фондның «Шәфкатьле йөрәк өчен» ордены белән бүләкләде.



Ә авыру балаларны тәрбияләү, дәвалау максатыннан үз өстенә әни җаваплылыгын алган Мәликә ханым Гыйльметдинова хәйриячеләргә, артистларга, олы йөрәкле Казан халкына рәхмәтләрен җиткереп, «Иске шәһәр» префектурасына «Ярдәм» фондының Рәхмәт хатын тапшырды.

Префектура хезмәткәре - төп оештыручыларның берсе Ләйлә Вәлиева ярминкәнең радиода узган викторинага йомгак икәнен билгеләп узды. Ике айга якын барган викторина радио тыңлаучыларны Казан тарихы, Иске Татар бистәсе белән таныштыру максатыннан оештырылган булган.



- Татар бистәсен төрле яклап ачасыбыз килде, әлбәттә, әмма иң төп максатыбыз - кешенең күңеленә кагылу, аларда шәфкатьлелек, мәрхәмәт хисләрен үстерү, - ди Ләйлә. - Безнең идеяне кү­тәреп алучылар булуы бик сөендерде. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, кире какмадылар. Оештырганда «юк» сүзен ишетмәгән чара булды бу. Кемнәрнедер үзебез чакырдык, ә инде шундый Хәйрия ярминкәсе оештырылуын ишетеп, «Минем дә катнашасым килә», - дип шалтыратучылар безгә канат куйды. Безнең халыкның бердәмлегенә һәм ихласлылыгына янә инандык.

Әйе шул, үзгә атмосфералы, ихлас, җылы бәйрәм булды бу. Атна дәвамында якшәмбе көнгә яшенле яңгыр игълан итсәләр дә, Казанда бу көнне яңгыр да яумады, бөркү һаваны тыныч җил җиңеләйтте. Җан җылысы кушылган чаралар шундый буладыр инде...




Энҗе Садыкова фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading