16+

«Ислам динендә террорлык актларына өндәү юк, бу – имансызлар эше»

Күңелдә яз, мәхәббәт ялкыны, якты-матур хисләр. 3 апрель көнне Санкт-Петербург каласында метрода кайсысы эшкә, кайсысы укырга баручы пассажирлар да нәкъ шушы уйлар дулкынында булгандыр.

«Ислам динендә террорлык актларына өндәү юк, бу – имансызлар эше»

Күңелдә яз, мәхәббәт ялкыны, якты-матур хисләр. 3 апрель көнне Санкт-Петербург каласында метрода кайсысы эшкә, кайсысы укырга баручы пассажирлар да нәкъ шушы уйлар дулкынында булгандыр.

Әмма һич көтмәгәндә «Сенная площадь» белән «Технологический институт» метро станция­ләрендә көчле шартлау тавышы яңгырый. Әлеге террорлык актында 11 кешенең гомере өзелде. Соңрак хастаханәдә тагын өч кеше якты дөнья белән хушлашты. Мәгълүматларга караганда, 82 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган, 49 кеше хастаханәгә эләккән.

Бөтенроссия халык фронтының Татарстан Республикасы төбәк бүлеге һәм Әфганстандагы сугыш инвалидлары, «Татарстан Республикасы студентлар лигасы», «Отечество» берләшмәсе», «Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмалары башлангычында Казанда 6 апрельдә «Бергәләшеп террорчылыкка каршы» дигән сәяси акция үткәрелде.



Әфганстандагы сугыш инвалид­ларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы әйдаманы Евгений Кабыш:
- Әфганстандагы сугыш ветераны буларак, мин сугышның нинди коточкыч нәрсә икәнлеген яхшы беләм. Санкт-Петербург метросында тыныч тормыштагы халыкны шартлатып, дошман куркак­ларча һәм астыртын һөҗүм итте. Кешеләр үлеме - һәрберебезнең фаҗигасе, җәмгыятебез фаҗигасе рәвешендә кабул ителде. Мондый террорлык актларына юл куймаска кирәк. Бабаларыбыз һәм әтиләребез әйткәнчә, дошман уза алмас, Җиңү безнеке булыр! - диде.

«Татарстан Республикасы студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы әйдаманы Элькин Искендеров:
- Татарстан студентлары Санкт-­Петербургтагы терактны нәфрәтләнеп кабул итте. Гражданлык җәмгыятендә мондый фаҗигаләр булырга тиеш түгел. Террорчыларның дине дә, милләте дә, төсе дә юк, - диде.



- Ислам динендә террорлык актларына өндәү юк. Бу - имансыз кешеләр эше. Коръәндә әйтелгәнчә, бер кешене үтерү - бөтен кешелекне үтерү, ә бер кешене коткару - бөтен кешелекне коткару, - диде «Апанай» мәчете имам хатибы Нияз хәзрәт Сабиров.
Казан һәм Татарстан метрополиты Фиофан: «Аллаһ исеме белән төрле җинаятьчел гамәлләргә үгетлиләр икән, ышанмагыз. Аллаһка юл үлем, кан аша түгел, ә тынычлык һәм намус аша ирешелә», - дип, яшьләрне аңлы булырга чакырды.

Сәяси акция Татарстандагы иҗ­­тимагый оешмаларның, татарстанлыларның Санкт-Петербург шәһәренә һәм халкына теләктәшлеге буларак яңгыраш тапты. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Татарстан террорлык гамәлләренә һәм радикаль адымнарга каршы. Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең күпгасырлык дустанә мөнәсәбәт үрнәге раслаганча, тыныч шартларда гына илнең, републиканың, туган шәһәрнең яки авылның, үзеңнең гаиләңнең киләчәге, ышанычлы нигезе бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading