16+

Кадет егетләребез “Артек”ка китте

Түбән Кама шәһәрендә урнашкан Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы - Татарстандагы иң мәртәбәле уку йортларыннан санала.

Кадет егетләребез “Артек”ка китте

Түбән Кама шәһәрендә урнашкан Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы - Татарстандагы иң мәртәбәле уку йортларыннан санала.

Бу уку йортында белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, өстәмә белем алу мөмкинлеге дә бар. Кадетлар хореография, музыка, рәсем ясау студияләрендә шөгыльләнә ала. Татарстан кадетлары Россия күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, биш кадет егет быел Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү бәйрәменә багышлаган парадта да катнашкан.

2 сентябрь көнне исә бу уку йортында белем алучы 40 кадет "Артек" яшьләр һәм балалар үзәгенә киттеләр. Анда алар уку-сәламәтләндерү җыенында катнашачак. Егетләрне шактый гына кызыклы сәфәр көтә, Кырым сугышыннан сакланып калган эспонатларны карау, башка истәлекле урыннарда булу дисеңме, шулай ук кадетларга хәрби дисциплина, яшьләр субкультурасы буенча мастер-класслар оештырачаклар.Төрле ярышларда, иҗади бәйгеләрдә алар көчләрен сынашачак, кадетлар балы да узачак. Егетләр өчен бу Россиянең иң яхшы лагерендә ял итү генә түгел, алар "Артек"та Татарстан корпусын да танытачак. Бу хакта мәгълүматлы видео ролик та әзерләгәннәр.

- Әлеге сәфәр корпус егетләре өчен генә түгел, Татарстан өчен дә бик мөһим. Үзебезне Идел буе округындагы корпуслар арасында танытачакбыз. Безгә югары дәрәҗәдә булырга кирәк, - ди Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы директоры Айгөл Таипова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading