16+

Кайсы очракларда эшсез дип исәпкә куюдан баш тартырга мөмкиннәр?

Мәшгульлек үзәгендә ничек теркәлергә һәм эшсезлек буенча пособие алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш һәм моның өчен нинди документлар кирәк булачак – бу сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Кайсы очракларда эшсез дип исәпкә куюдан баш тартырга мөмкиннәр?

Мәшгульлек үзәгендә ничек теркәлергә һәм эшсезлек буенча пособие алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш һәм моның өчен нинди документлар кирәк булачак – бу сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Биржага басу 
Рәсми рәвештә эшсез дип теркәлү, пособие һәм эш турында тәкъдимнәр алу өчен: 
•    мәшгульлек үзәгенә шәхсән яисә "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша мөрәҗәгать итәргә; 
•    эшсез статусын алуга гариза язарга; 
•    таләп ителгән документлар пакетын тапшырырга (алар исемлеге конкрет ситуациягә карап үзгәрергә мөмкин).

Эшсез дип танылу өчен шартлар 
Рәсми рәвештә эшсез дип танылу өчен мәшгульлек үзәгенә  эштән киткән хезмәткәрләр дә, беренче тапкыр эш эзләүче гражданнар да, эшчәнлек урынын алыштырырга теләгән кешеләр  дә мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта биржага исәпкә басарга теләгән кеше билгеле бер критерийларга туры килергә тиеш: 
•    аның яше - 16 яшьтән яшьрәк түгел; 
•    ул бизнес белән шөгыльләнми; 
•    хәрби хезмәт узмый; 
•    фермер хуҗалыгы әгъзасы булып тормый. 

Вакытлыча яшәүгә рөхсәте булган чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен шулай ук биржага исәпкә басарга мөмкинлек бар. Әмма аларга эшсезлек буенча пособие түләнмәячәк, мондый мөмкинлек Россия гражданнарына гына бирелә.

Мәшгульлек үзәгенә басу өчен таләп ителгән документлар:
Россия хөкүмәтенең 891 номерлы карары нигезендә, хезмәт биржасына басар өчен, түбәндәге документлар кирәк: 
•    билгеләнгән форма буенча гариза; 
•    паспорт яисә аны алмаштыручы документ;
•    соңгы эш урыныннан ким дигәндә өч ай эчендә хезмәт хакы турында 2-НДФЛ белешмәсе; 
•    хезмәт кенәгәсенең оригиналы (шулай ук хезмәт шартнамәләре, хезмәт контрактлары); 
•    алынган белем һәм квалификация турында документлар.

Беркайчан да эшләмәгәннәр өчен исемлек кыскарак: 
•    билгеләнгән форма буенча гариза;
•    паспорт; 
•    алынган белем турында документ. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә шулай ук мәшгульлек үзәгенә дәвалаучы табибтан шәхси реабилитация программасын да бирергә кирәк. Шул ук вакытта кайбер очракларда мәшгульлек үзәгендә закон таләп итмәгән башка документларны да сорый алалар: бу ИНН, СНИЛС, никахлашу турындагы таныклык. Шулай ук эшсезлек буенча пособие күчереләчәк банк счеты реквизитларын да бирергә кирәк. Гражданнарның аерым категорияләреннән өстәмә документлар да соратып алырга мөмкиннәр.

Үзмәшгульләр салым хезмәтендә исәптән төшерелгәннән соң гына эшсез сыйфатында теркәлә ала. Моны “Минем салым” кушымтасында башкарырга мөмкин. Гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча хезмәт күрсәтүчеләрне дә исәпкә куюдан баш тартырга мөмкиннәр. Хәтта бу бер тапкырга исәпләнгән проект булса да, аны башкарган кеше эшле дип санала.

Кайсы очракларда эшсез дип исәпкә куюдан баш тартырга мөмкиннәр? 
Закон буенча эшсез дип түбәндәгеләрне танырга ярамый: 
•    16 яшькә җитмәгән гражданнарны; 
•    картлык буенча яисә тиешле еллар эшләгән өчен хезмәт пенсиясе алучыларны; 
•    мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән көннән алып, ун көн эчендә кулай эшнең ике вариантыннан, шул исәптән вакытлыча булган эштән, баш тарткан гражданнар; 
•    беренче тапкыр эш эзләгән һәм шул ук вакытта һөнәре булмаган кеше мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң ун көн эчендә биржада һөнәри әзерлекнең ике вариантыннан яки тәкъдим ителгән түләүле эштән баш тарткан кеше; 
•    ялган яисә дөрес булмаган белешмәләр тапшырылган булса; 
•    туры килә торган эш тәкъдиме буенча җитди сәбәпләрсез мәшгульлек үзәгенә килмәгән гражданнар; 
•    суд карары буенча төзәтү эшләренә, шулай ук иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзага хөкем ителгәннәр.

Документлар бирү процессы 
Теркәлү турында гаризаны һәм документларны мәшгульлек үзәгенә шәхсән барып яисә дәүләт электрон сервислары аша бирергә мөмкин.

Мәшгульлек үзәгенә кабат исәпкә басу
Мәшгульлек үзәгенә кабат исәпкә басу, исәптән төшерелгәннән соң алты айдан соң гына мөмкин. Шул ук вакытта эшсезлек буенча пособие биржада беренчел теркәлүдән соң 12 айдан да иртәрәк билгеләнми.

Эшсезлек пособиесе күләме
Түләү күләме уртача хезмәт хакына бәйле: беренче өч айда булган хезмәт хакының 75 проценты, киләсе өч айда - 60 проценты түләнәчәк, әмма ул билгеләнгән максималь суммадан артык була алмый.
Эшсезлек буенча пособиенең минималь суммасы 2024 елда –  1613 сум, максималь күләме 13 751 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта максималь сумманы исәпкә куелганнан соң беренче өч айны гына алырга мөмкин. Киләсе өч айга максималь сумма 5 мең сум тәшкил итәчәк. Ул төбәк коэффициентын исәпкә алып, күбрәк булырга мөмкин.

Исәптә күпме торырга мөмкин 
•    компанияне бетерү, аның эшчәнлеген туктату яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез калучылар – алты ай;
•    бөтенләй эшләмәгән яки бер елдан артык элек хезмәт урынын югалткан, ә моннан алдагы елда 26 атнадан кимрәк эшләгәннәр –  өч ай; 
•    эштән үз теләге белән китүчеләргә пособие, эш стажыннан чыгып, алты айга кадәр исәпләнәчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading