16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Без моны Аллаһ ризалыгы өчен эшләдек»

«Идел-Пресс» нәшриятында Коръәннең Казан басмасы нәшер ителә башлады. Казан басмасы бездә беренче генә тапкыр бастырыла.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Без моны Аллаһ ризалыгы өчен эшләдек»

«Идел-Пресс» нәшриятында Коръәннең Казан басмасы нәшер ителә башлады. Казан басмасы бездә беренче генә тапкыр бастырыла.

Аның беренче нөсхәсе 1787 елда Петербургның Шнор типографиясендә дөнья күрә. Коръәнне бастыруга рөхсәт Екатерина II дән алына. Типография өчен мулла Госман Исмаил махсус шрифтлар ясый. Беренче тираж бары тик 20 нөсхәдә нәшер ителә. Архив чыганакларыннан билгеле булганча, 1789-1798 елларда изге китап тагын биш тапкыр кабатлап бастырыла. Ул чорда Петербургта дөнья күргән басмалардан хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән бары тик берничә нөсхә генә билгеле. Россиядә беренче тапкыр һәм безнең ата-бабалар ясаган шрифт белән басылган Коръән "Казан басмасы" исеме белән бөтен дөньяга тарала. Ул Азия, Төркия, Якын Көнчыгыш һәм башка чит ил дин белгечләре тарафыннан югары бәяләнә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, яңа басыла торган Коръән нөсхәсен инде сатып алырга теләүчеләр дә бар.

- Безнең Казан басмасы бик популяр булган. Дагыстанлылар, аның яңа нөсхәсен бастырабыз дигәч, ун мең данә сатып алырга теләр идек, диделәр. Гомумән, Кавказ, Урта Азия Казан басмасын бик ярата. Алар шушы басма белән үскәннәр, хәзер дә шуны күрәселәре килә, - ди Камил хәзрәт.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте басманы ел ярым әзерләгән. Аны эшләү барышында Сирия, Мисыр, Төркия, Иордания галимнәре белән дә киңәшләшергә туры килгән, Камил хәзрәт җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге белгечләре аның һәр хәрефен диярлек тикшереп чыккан.

- Басма Коръәнне төгәл укырга ярдәм итүче хәрәкәләрне дөресләү, шулай ук дөньяви стандартларга туры китереп, махсус бүлекләргә бүлү ниятеннән әзерләнде. Аятьләр биттән-биткә күчкәндә өзелмәячәк, моннан тыш яңа басма хәрефләр саны буенча да, тиешле булганча, Госманлы күчермәсенә туры килә. Укырга уңайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренәчәк, - ди мөфти.

Коръән әлегә биш мең данәдә басылган. Аны мөхтәсибәтләргә, имамнарга, шәкертләргә бушка тарату ниятләнелә. Күчереп бастырырга теләүчеләр өчен аның файлларын бушка да бирергә әзерләр.

- Без моны Аллаһ ризалыгы өчен эшләдек. Ул коммерция максатларыннан басылмый, - ди Камил хәзрәт.
Коръән белән бер айдан танышып булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading