16+

Каным жәл түгел сиңа!

Болай дип язганга үзе үпкәләмәс, шәт. Фигаро кебек ул Әнвәр абый: кая барма, ул - шунда. Һәр нәрсәгә үзенең фикере булган, бернигә дә битараф кала белми торган Әнвәр ага Гыйниятуллин күптән түгел янә шаккатырды: 300 (!) тапкыр кан биреп, бик күп гомерләрне саклап калган игелекле җан да икән бит әле...

Каным жәл түгел сиңа!

Болай дип язганга үзе үпкәләмәс, шәт. Фигаро кебек ул Әнвәр абый: кая барма, ул - шунда. Һәр нәрсәгә үзенең фикере булган, бернигә дә битараф кала белми торган Әнвәр ага Гыйниятуллин күптән түгел янә шаккатырды: 300 (!) тапкыр кан биреп, бик күп гомерләрне саклап калган игелекле җан да икән бит әле...

Беренче тапкыр солдатта чагында, Әстерхан өлкәсе Капустин Яр космодромында хезмәт иткәндә донор булырга туры килгән аңа. Авыр яралы хезмәттәшенә кан бирергә бөтен рота теләк белдергәндә, билгеле инде, бер ул гына читтә кала алмый. Ләкин язмышның шаяруы буладырмы бу, әллә инде киләчәкне билгеләвеме - яралы солдатка нәкъ менә аның каны туры килә һәм берәр айдан ул аякка баса. Үз канының тагын кемнеңдер гомерен саклап кала алу мөмкинлеген тою Әнвәрнең күңелендә горурлык уята. Донорлыкның файдасы да тия - аны нәкъ менә шуның өчен туган авылы Питрәч районы Татар Тау Иленә кыска вакытлы ялга җибәрәләр.
Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач та, үзе эшләгән заводта донорлар көне булганда, ул ике дә уйлап тормый - кан бирә.

- Сәламәт кешегә бернинди авырлыгы да юк. Киресенчә, уңай тәэсир итә бу, биргән кан урынына яңасы ясала. Организм капиллярларыннан башлап чистара, яшәрә. - 40 елдан артык донор булган Әнвәр Гыйниятуллин фикере бу.
Баштарак кан, соңрак плазма да бирә башлый ул. Монысы тагын да файдалырак. Теләсә кайчан әзер кан дигән сүз. Аннары
канны ике айга бер тапкыр гына бирергә рөхсәт, ә плазманы аена икешәр бирергә ярый. Кайбер елларда 20шәр тапкыр донор булырга туры килә. Икенче группа уңай резуслы кан аңарда.
Донор булу өчен төп шарт - сәламәт булу. Ә моның өчен дөрес яшәргә кирәк. Әнвәр әфәнде бу хакыйкатьне тиз аңлап алган: тәмәкене ташлавына 20 ел икән инде, аракыны авызына алмавына да шактый булган. Кан басымы космонавтларныкы шикелле, ди. Әле күптән түгел генә, 35 яшьлек ир-атлар белән бертигез нәтиҗә күрсәтеп, ГТО нормалары тапшырып кайткан. 13 ел инде лаеклы ялда булса да (ул автокранчы булып эшләп, 50 яшьтән пенсиягә чыккан), әле бүген дә хезмәттә. Егетләр кебек төз гәүдәле, җиңел сөякле. 63 яшендә булуына карамастан, дельтопланда очар өчен, Бөгелмәгә Карабаш тавына махсус бара.

Беркөнне ул редакциягә шатлыгын уртаклашырга килде. Аңа «Россиянең мактаулы доноры» исемен һәм Россия Федераль медик-биологик агентлыкның «Донор хәрәкәтенә булышлык өчен» («За содействие донорскому движению») медале тапшырганнар. Әнвәр әфәнде әйтүенчә, бу медаль Татарстанда аңарда гына, Россиядә дә андыйлар 47 генә икән.
Хәләл каның белән беркайчан да күрмәгән-белмәгән бөтенләй чит кешенең гомерен саклап калу - фидакарьлек, батырлык, минемчә. Тик Әнвәр әфәнде үзен алай ук батырга санамый.
- Адәм баласы хәленнән килгән кадәр бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә тиеш. Акча беләнме, якты йөз, тәмле сүз беләнме - ничек икәнне ул үзе хәл итә. Ә миңа Аллаһы Тәгалә каным белән ярдәм итәрлек исәнлек биргән. Шушы иң зур байлыгыма сөенеп, хатыным Зәйтүнә белән 36 ел аңлашып-санлашып яшибез. Донор булуыма ул да каршы килмәде, рәхмәт. Кызым белән улым да минем белән горурланалар, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading