16+

Кар өстендә учак ягып, аш пешерә андыйлар

Ниндидер бер тылсымы, сере бардырмы, Изге чишмә каршындагы чатырлы аланлы «Сәләт» дәүләтен бер барып күрмәсәм, күңелгә нидер җитми төсле. Бабаларыбыз эзләрен саклаган изге туфракка басып, таудан агып төшкән чишмәнең шифалы суын татып, сәлкешләр белән аралашсам, ел буена җитәрлек дәрт, илһам алып кайтам. Быел да бу форсатны кулдан ычкындырмаска тырыштым. Элмәле...

Кар өстендә учак ягып, аш пешерә андыйлар

Ниндидер бер тылсымы, сере бардырмы, Изге чишмә каршындагы чатырлы аланлы «Сәләт» дәүләтен бер барып күрмәсәм, күңелгә нидер җитми төсле. Бабаларыбыз эзләрен саклаган изге туфракка басып, таудан агып төшкән чишмәнең шифалы суын татып, сәлкешләр белән аралашсам, ел буена җитәрлек дәрт, илһам алып кайтам. Быел да бу форсатны кулдан ычкындырмаска тырыштым. Элмәле...

- Алсу ханым, сезне, һич шикләнмичә, «Сәләт»нең визит карточкасы дип атап була. Бер генә ел да килми калганыгыз юк. Сез «Сәләт»не ничек таптыгыз? Әллә «Сәләт» сезне үзе таптымы?
- Әйе, «Сәләт», төгәлрәге, Җәүдәт Сөләйманов мине үзе тапты. Тиз генә ризалашмадым. Мин алар студент чакта ук университет тулай торагы ашханәсендә эшли идем. Уңган килен кар өстендә учак ягып, аш пешерә, дисәләр дә, яңа эш бит. Кырда учакта аш пешереп ашату бик җаваплы. Шулай да ничек тә булса, аларга ярдәм итәсем килде. Директордан сорап, ашханәдән зур кәстрүл-казаннарыбызны биреп тордым. Корымга батырып кайтаргач (монда аларның бер гаебе дә юк, учакта башкача булмый), директор: « Үзең дә бар!» - диде. 1999 елдан бирле инде мин бу изге җирдә.

- Ел саен төп эшегездән китү авыр булмадымы соң?
- «Сәләт»кә бер килеп эләктеңме, аннан китә алмыйсың инде. Мин дә балалар кебек кыш буе шушы фестивальне көтә идем, ялымны да шул көннәргә туры китереп алдым. Хәзер лаеклы ялда булгач, җайлы, сорап торасы юк. Кызларым да шунда миңа булышып үстеләр, хәзер оныгым Җәмилә кул арасына керә башлады. Ашаган белми, тураган белә, диләр ич, ризыкны тәмле итеп әзерләп табынга биргәнче, шактый күп көч куярга, тырышырга туры килә.

- Җитмәсә сезнең сыйланучылар да гади генә кешеләр түгел, һәммәсе дә зур шәхесләр.
- Әйе, «Сәләт»кә бик рәхмәтлемен, ул мине элек телевизордан гына күреп белгән милләтебезнең танылган шәхесләре белән таныштырды. Бу гомердә кемнәрне генә ашатырга туры килмәде миңа. Әнвәр Хәйри (хәзер мәрхүм инде), Фаяз Хуҗин... Таныл­ган язу­чылар, шагыйрь­ләр: Батулла, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим... Артистлар: Илназ Сафиуллин, композитор Риф Гатауллин һәм башка бик күп­ләр, санап кына бетерер­лек түгел. «Сәләт» иленең тулы хокуклы гражданнары бер генә форумга да килмичә калмыйлар. Мин аларның нәрсә яратканнарына кадәр беләм инде хәзер.

- Халык телендә «Сәләт» хәзер үзгәрде, дигән сүзләр еш ишетелә. Сезнеңчә, ничек?
- Башта үземнең кәс­трүл-казаннарымны сөйлим әле, элек аш-боткаларны да, чәйне дә учакта кайната идек. Казаннар корымланып бетә, пешеп чыкканчы, меңләгән черки төшә, шуңа да «Сәләт» җырларының күбесендә черкиләр төп герой иде. Рәхмәт инде Президентыбыз Рөстәм Нургали улына, безнең тормышны күпкә җиңеләйтте, газлар китертте. Хәзер чатыр эчендә плитәдә пешерәбез. Бөтен дөнья үзгәргәндә, бер «Сәләт» кенә шул килеш катып кала алмый инде, ул да үзгәрә, үсә. Ләкин элек «Сәләт»тә балалар, таныса да, танымаса да, һәркем белән елмаеп исәнләшә иде. Хәзер бу матур гадәт югалып бара кебек, исәнләшүләр кимеде. Ә бит кешене сәламләү үзеңә исәнлек теләү ул, диләр иде безгә әбиләр.

- 17 ел дәвамында истә калган вакыйгалар да булгандыр инде?..
- Без килгәнне, форум башланганны гына көтеп тора, диярсең, яшенле яңгырлар, җил-давыллар да килеп җитә. Бер елны шулай ашларыбыз пешеп чыга иде инде, давыл кәстрүлебезне аударды. Ашыбыз түгелде. Күпме кеше ач калырга тиеш иде, ләкин булган байлыктан яңадан әзерләдек. Ул чакта бер дә көләсе килмәгән иде, хәзер елмаеп искә алабыз. Хәер, мондый сынауларны табигать «Сәләт»кә ел саен әзерли. Без барысына да әзер булып торабыз.

- Алсу ханым, форумның быелгысы да шаулап-гөрләп үтеп китте инде менә. Нинди уй-теләкләр белән кайтып киттегез?
- «Исән-сау булып, алдагы җәйдә дә килә алсам иде бу изге җиргә!» - дидем белгәннәремне укып, «Сәләт»сез яши алмамдыр кебек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading