16+

Карелия фаҗигасы сабак бирерме?

Карелиядә булган вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Анда 18 июньдә сәламәтләндерү лагерендә ял итүче 12-15 яшьлек балалар күлдә көймә белән йөзгән вакытта көчле давылга эләгә. Шторм вакытында 14 кешенең гомере өзелә.

Карелия фаҗигасы сабак бирерме?

Карелиядә булган вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Анда 18 июньдә сәламәтләндерү лагерендә ял итүче 12-15 яшьлек балалар күлдә көймә белән йөзгән вакытта көчле давылга эләгә. Шторм вакытында 14 кешенең гомере өзелә.

Әлеге хәл уңаеннан җинаять эше кузгатылды. "Парк-отель Сямозеро" палаткалы лагеры хәзер ябык. Могҗиза белән исән калган балаларны өйләренә таратканнар. Мәскәүдә, Карелиядә бу уңайдан матәм көннәре узды.

Әлеге фаҗигадән соң, Татарстанда да балаларның җәйге ялын куркынычсыз итү турында тагын да ныграк уйлана башладылар. Барлык лагерьларны янә тикшереп чыгачаклар. Сулыкларга, ял урыннарына хезмәткәрләр туплау, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүенә зур игътибар биреләчәк. Тикшерү ике этаптан торачак. Беренчесе 3 июльгә кадәр, икенчесе 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әти-әниләрне җыеп, су коену, җәйге ялны уздыру турында тагын бер кат инструктаж уздырып, махсус җыентык та тапшырырга уйлыйлар.

Татарстанда барлыгы 1400 җәйге ял лагеры исәпләнә. Шуларның 53ендә су коену мөмкинлеге бар. "Лето" балалар һәм үсмерләрнең мәшгульлеген, ялын, савыгуын оештыру республика үзәге директоры Раил Моратшин әйтүенчә, республикада ачык сулыклы лагерьлар юк. Дөрес,балалар өчен шундый тугыз ял итү урыны ачарга җыеналар. Барлык шартлар тикшерелеп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләреннән рөхсәт алынса да, Роспотребнадзор идарәсе ризалык бирергә ашыкмый. Бу көннәрдә экспертлар шул лагерьлардагы сулыкларның сыйфатын тикшерә.

- Уңай нәтиҗә булган очракта да, суның сыйфаты һава торышына бәйле төстә үзгәреп тора бит, - ди Раил Моратшин. Шуңа да бәласеннән баш-аяк, дип әлеге ачык сулыклар янында урнашкан лагерьларда су коенырга рөхсәт итмәскә дә мөмкиннәр.

Лагерьларда ял итүче балалар өчен әйдаманнар, укытучылар җаваплы булса, сабыйларын җәйгә дәү әниләре янына авылга кайтарып куйганнар өчен әти-әни җавап бирә. Шуңа да Ходай сакланганны саклармын дигәндәй, балага үзеңне су буенда ничек тотарга, белмәгән урыннарга бармаска, гомумән, куркынычсызлык кагыйдәләре турында алдан аңлатырга, әңгәмә уздырырга кирәк. Шулай ук баланы кечкенәдән йөзәргә өйрәтү дә файдалы. Әнә, Кайбычта бассейнда җәй көне инструкторлар балаларны махсус йөзәргә өйрәтә башлаганнар. Хәер, күрәчәгең булса... Карелиядәге балалар, әти-әниләре белән инструктаж үткәрелгән булган, югыйсә. Ерак китәсе түгел, шушы көннәрдә үзебезнең Яңа Чишмә районында суга батып үлгән 10 яшьлек малайның да әнисе дә укытучы, баласына куркынычсызлык кагыйдәләрен дә өйрәткән булган. Ә малай күпер аша велосипед белән чыкканда елгага егылып төшеп үлгән.


Лариса Сулима, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары:
- Карелиядәге вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Андагы җирле хөкүмәтнең берни эшләмәве гаҗәпләндерә. 10 ел буе лагерьда уңай шартлар юк дип шикаятьләр килә торган, ләбаса, әти-әниләр берничә тапкыр зарланып мөрәҗәгать иткәннәр. Алдан кисәтү эшләре алып барылмавы, хәлнең төбенә төшенеп өйрәнелмәве аяныч фаҗигагә китерде.

Безнең республикада барысы да системалы рәвештә башкарыла, махсус комиссияләр лагерьларның торышын тикшерә. Быел менә тиешле шартларга туры килми, ремонт таләп ителә дип өч лагерь бөтенләй ачылмады. Әти-әниләр, укучылар белән ел дәвамында кисәтү эшләре алып барыла. Шулай да Карелиядәге вакыйгадан гыйбрәт алырга кирәк. Лениногорстидагы янгын вакыйгасы безне бер дер селкеткән иде, бу фаҗига дә уйланырга мәҗбүр итә. Батып үлгән балаларның һәрберсе имин гаиләдән, югыйсә. Әти-әнләр, балаларның куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче затлар үз өсләреннән җаваплылыкны төшермәсеннәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading