16+

Картайсалар да, гомерләренә 20 яшьтә калган студентлар

Россия студентларының хезмәт отрядлары оешуга быел 65 ел тула.

Картайсалар да, гомерләренә 20 яшьтә калган студентлар

Россия студентларының хезмәт отрядлары оешуга быел 65 ел тула.

Казанда 18-20 апрельләрдә “Яшьләргә хезмәт” Бөтенроссия яшьләр форумы бара. Аның эшендә илнең 20 төбәгеннән студентлар отрядлары хәрәкәтенең 600 вәкиле катнаша. Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә форумның күчмә утырышлары үткәрелә.

– Татарстанның студентлар отрядлары хәрәкәте көчле, башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Россиядә ел саен 1 миллионга якын студент вакытлы хезмәтләр башкарып ала. Херсон өлкәсендә дә студентлар отрядларын җанландыру максат итеп куелды. Россия студентларының хезмәт отрядлары оешуына 65 ел тулса да, студентлар отрядларында эшләгән кешеләр:”Безгә һәрвакыт 20 яшь”,-дип әйтергә ярата. Хезмәт отрядларындагы студентларның уртача яше – 20 яшь, чөнки. Мәктәпләрдә укучы 14 яше тулган үсмер егетләр һәм кызлар да вакытлы эшләргә урнаштырыла, -диде Россия студентлар отрядларының үзәк штабы җитәкчесе урынбасары (комиссар) Мария Корнилова.

Татарстанда узган ел 5 меңнән артык студент республикадагы һәм башка төбәкләрдәге сәнәгать предприятиеләрендә эшләгән.

– Студентлар отрядларында эшкә киткәнче егетләр һәм кызлар техник һөнәрләр курслары уза. “Алабуга” үзгә икътисади зонасындагы предприятиеләр, Чаллы шәһәрендәге “КАМАЗ” җәмгыяте студентларны вакытлы эшләргә бик теләп кабул итә. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә оешкан студентлар отрядлары республикадагы 5 агрофирмада эшли, 29 район язгы чәчү һәм урып-җыю эшләренә чакыра,-диде “Татарстан студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова сөйләгәнчә, республикада студентларның төзелеш отрядлары хәрәкәтенә зур әһәмият бирелә.

– Мәктәпләрдә үк балаларга һөнәрләр өйрәтелә. Хәзер заводларга кадрлар кирәк, шунлыктан эшче һөнәрләре пропагандалана,-диде Айгөл Сабирова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading