16+

Кая барып салют бирергә?

Янгын куркынычсызлыгы аеруча саклана торган чорга туры килүче Яңа ел бәйрәмендә салютлар һәм фейерверкларны бары тик Совет, Идел буе һәм Яңа Савин районнарында урнашкан өч мәйданда гына бирергә ярый.

Әлеге мәйданнар:
Идел буе районының Сабан туе уза торган Каенлыктагы автомобильләр кую урыны;
Гаврилов урамындагы Яңа Савин районының Сабан туе уза торган мәйданы;
Совет районындагы «Казан» ат спорты комплексы (Казан ипподромы) каршындагы мәйдан.

Янгын куркынычсызлыгы буенча аеруча катгый режим республика биләмәсендә, ТР Президенты Указы белән, 15 декабрьдән 1 февральгә кадәр саклана. Әлеге Указ нигезендә, пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объектларыннан, транспорт инфраструктурасы, җылылык-энергетика комплексларыннан 1000 метр ераклыкта һәм ТКХ объектлары чикләреннән, кешеләр җыела торган урыннардан 300 метр читтәрәк кенә кулланырга ярый. Аеруча катгый режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга зур күләмдәге штраф салыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading