16+

Казан дары заводын шәһәрдән «куалар»?!

Кичә матбугат конференциясендә «Казан дары заводы» федераль казна предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниятов: «Биналарны шәһәр читенә күчерү идеясе бар, ләкин бу эшне башкарып чыгу өчен 70 миллиард сум кирәк шул», - диде.

Казан дары заводын шәһәрдән «куалар»?!

Кичә матбугат конференциясендә «Казан дары заводы» федераль казна предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниятов: «Биналарны шәһәр читенә күчерү идеясе бар, ләкин бу эшне башкарып чыгу өчен 70 миллиард сум кирәк шул», - диде.

Әлегә казанлыларга дары «мичкәсе» өстендә утырырга туры килә.
- Кайбер кешеләр, хәтта кайбер журналистлар: «Дары мичкәсе өстендә утырабыз, завод шартласа, беттек», - дип, халыкны куркуга салалар. Дары заводында шартлый торган бер әйбер дә юк. Дары ул шартламый, ә яна, - дип аңлатты Хәлил Гыйниятов, - дөрес, мондый заводлар билгеле дәрәҗәдә хәвефле. Соңгы елларда Америкада дары заводларында - 20, Европада 51 янгын чыгу очрагы теркәлде. Бездә дә дүрт янгын чыкты. Кызганыч, кеше үлеме белән тамамланганнары да булды. Дары җитештерү цехына синтетик киемдә керергә, тимергә тимерне бәрергә катгый рәвештә тыела. Хатын-кызлар синтетик күкрәкчәләренә кадәр салыр­га тиеш. Кайберәүләр, мин башка тукымага ияләнмәгән, дип, киреләнмәкче була. Андый киребеткәннәрне хет үзең мәҗбүри чишендер. Заводтагы янгынның берсе, нәкъ менә синтетик кием ышкылудан чыккан очкыннан таралды. Икенче берсендә эшче тимер чүкеч белән эшләп, очкын чәчрәткән. Бездә чүкечләр дә пластик.
Генераль директор Хәлил Гыйниятов горурланып сөйләгәнчә, Казан дары заводы Россия оборонасы куәтләрен ныгытуга лаеклы хезмәт өлеше кертә. Коллектив 1797 кешене берләштерә. Завод узган ел өч миллиард сумлык продукция җитештергән, чиста табыш 600 миллион сумны тәшкил итә. Продукция Франция, Бельгия, Польша, Чехия һәм башка илләргә җибәрелә.
Генераль директор урынбасары, баш инженер Виталий Борбузанов сөйләгәнчә, заводны яңа технологияләр белән җиһазландыруга ике миллиард сум тотылган.

- Федераль максатчан программа кысаларында җитештерү барышында иминлекне тәэмин итүгә нык игътибар бирелә. Дары продукциясен төреп тутыру автомат механизмнар ярдәмендә башкарыла, кеше якын килми. Экологияне саклау буенча да нәтиҗәле чаралар күрелә, - диде Виталий Борбузанов.
Кадрлар буенча директор Гомәр Гарифов әйтүенчә, заводта вакансия юк диярлек.
- Дары заводына хәзерге вакытта махсус һөнәрләргә ия эшчеләр генә кирәк, - диде ул, - коллективыбыз бердәм зур гаилә. Хезмәт династияләре күп. Кайбер гаилә династияләренең хезмәт тупланмасы 500 елга җыела. Аларның бабаларының бабалары дары заводында эшләгән.

Заводның һөнәри берлек комитеты рәисе Елена Кузмичева үзләренең һөнәри берлеге әле 1917 елда ук оешканлыгын һәм бүген дә актив эшләвен горурланып сөйләде. Аның әйтүенчә, предприятиедә коллектив килешүдә теркәлгән барлык пунктлар үтәлә, һәр эшче һәм хезмәткәр социаль яклау тоя.
- Завод тарихына багышланган музей эшли. Мәктәп укучылары, студентлар еш кына экскурсияләргә килә, - дип, музейга чакырды Елена Кузмичева.
- Без хәзерге коллективны кайгырту белән генә чикләнмибез, заводның 6 мең ветеранына да булышабыз. Казан дары заводы төрдәш предприятиеләр арасында Россиядә иң күп продукция бирүче. Без ил куәтен ныгытуда тырышып эшләячәкбез, - дип йомгак ясады Хәлил Гыйниятов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading