16+

Казанда гадәти булмаган кешеләрнең спорт уеннары була

Казанда 21-27 гыйнварда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары үткәрелә. Анда Россиянең 59 төбәгеннән, Белоруссиядән интеллектуаль яктан кимчелекле 1552 спортчы чыгыш ясый.

Казанда гадәти булмаган кешеләрнең спорт уеннары була

Казанда 21-27 гыйнварда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары үткәрелә. Анда Россиянең 59 төбәгеннән, Белоруссиядән интеллектуаль яктан кимчелекле 1552 спортчы чыгыш ясый.

- Уеннар 2021 елда Швециядә узарга тиеш иде, ләкин алар әлеге чарадан баш тартты. Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары илебездә тәүге мәртәбә оештырыла. Казанда зур әзерлек эшләре башкарылды, - диде республиканың Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында булган брифингта.

Мәскәүдән видеоэлемтәгә чыккан Россиянең Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер: “Казанның спорт инфраструктурасы бик яхшы, шунлыктан Уеннарның җәйге һәм кышкы спорт төрләреннән дә чыгыш ясау мөмкинлеге бар. Уеннарны үткәрергә алынганнары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан мэры Илсур Метшинга, спорт министры Владимир Леоновка рәхмәт! Авыру кешеләр дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел”, - диде.
ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов таныштырганча, Татарстанда интеллектуаль яктан кимчелекле, ягъни акыл үсеше тоткарланган 5 меңнән артык кеше спорт белән шөгыльләнә.

- Бу чараны спорт бәйгесе, дип әйтеп булмый, ул күбрәк фестиваль рәвешендә булачак. Татарстанның Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләреннән 126 кеше чыгыш ясый. Уен спортның 11 җәйге һәм 7 кышкы төреннән оештырыла. Монда шәхси һәм команда беренчелеге ярышлары юк, медальләр дә каралмаган. Чыгыш ясаучыларга Грамоталар һәм тасмалар тапшырыла, - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Ольга Слуцкер өстәп әйткәнчә, Уенда чыгыш ясаган интеллектуаль кимчелекле спортчыларга истәлек медальләре бүләк ителәчәк.

Россиядә Махсус Олимпиада үсеш буенча әле башлангычында гына, шулай да инде илнең 70 төбәгендә интеллектуаль кимчелекле 130 мең бала һәм өлкән кеше спорт белән шөгыльләнә.

- Тормыш бер вакыт җайланыр, дөреслек өстен чыгар, илләр белән кабаттан аралашып яши башларбыз. Уеннарга да төрле илләрдән килерләр әле, - диде Ольга Слуцкер.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: “Уеннарда катнашкан шәһәрләр генә түгел, ә республиканың барлык районнарыннан да килсеннәр, интеллектуаль кимчелекле кешеләр белән шөгыльләнү тәҗрибәсен күрсеннәр”, - диде.
“Казан Экспо” үзәгендә булачак Уеннарны карарга керү ирекле, ягъни, билет сатып аласы түгел.

Фото: https://kazved.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading