Казанда заманча чүп-чар яндыру заводын төзергә җыенулары турында хәбәр халыкта шактый шау-шу уятты. Белгечләр бу мәсьәләне төрле яклап өйрәнәләр, анализлыйлар. Казан федераль университетында да бер төркем галимнәр «Көнкүреш калдыкларын эшкәртүнең заманча юллары» дип аталган түгәрәк өстәлдә чүп яндыру заводы төзелешенә кагылышлы фикерләрен җиткерде.
Быел Россиядә «Калдыкларны тулысынча күмеп бетерү» пилот проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында Мәскәү өлкәсендә - дүрт, Казанда бер чүп-чар яндыру заводы төзү ниятләнелә. Казанда завод төзелеше 2017 елның азагына планлаштырылса да, галимнәр бу эш тоткарланыр дип уйлый. Июнь азагына кадәр әлеге эшкә алынырга әзер булган подрядчылар арасында бәйге барачак. Сайлап алынган оешма объектның төгәл кайда урнашачагын, проект кәгазьләрен әзерләячәк. Бары иҗтимагый тыңлаулар, дәүләт экология экспертизасы уздырылганнан соң гына завод төзергә рөхсәт биреләчәк. Завод елына 550 мең тонна калдык эшкәртергә сәләтле булачак. Көнкүреш калдыкларын юк итүдә «термик таркату» технологиясе кулланылачак. Белгечләр, завод тулы көченә эшли башлагач, 2022 елга Татарстанда чүп-чар күмү 30 процентка кимер дип фаразлый.
Завод төзелешенә галимнәрнең карашы төрле. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры, профессор Светлана Селивановская чүп-чарны төрләргә аерып җыю кирәк дип саный. Бу - чималны кабат эшкәрткәндә җайлы. Чүп күләмен дә киметергә ярдәм итәр иде.
- Элек пыяла шешәләрдә сөт саталар иде. Шул шешәләрне юып, кабат кибеткә сөт алырга барган истә, шешә берничә кат кулланырга җиткән. Элек чәчәк бәйләме төреп бирелгән ялтыравыклы матур пакетны да берничә тапкыр куллана идек. Хәзер ул заманалар арта калды. Калдыклардан төрле эшләнмәләр ясыйлар. Бары берничек тә эшкәртеп булмый торган чималны гына яндырырга кирәк, - дип фикерен җиткерде профессор.
Шешәләр дигәннән, түгәрәк өстәл барышында: «Ни өчен хәзер шешә җыю пунктлары юк?» - дип тә кызыксындылар. Баксаң, алар бар икән, тик файда гына китермиләр. Кайбер оешмалар шешә җыеп, аны икенче чимал буларак эшкәртеп тә караган, тик бу эш керем урынына өстәмә чыгымнар гына таләп иткән.
Казан илкүләм тикшеренү технология университеты галиме Алексей Махоткин, республикада чүп-чар яндыру заводыннан башка булмый, ләкин аның куәте азрак булганын сайларга кирәк, ди.
- Бәдрәфләр һәр өйдә бар, ә Казанга бер генә булса, бөтен кеше шул бер бәдрәфтән файдаланса, нәрсә булыр иде? Монда да шул хәл. Чүпне күпләп юк иткән, бер сәгатьтә дүрт вагон чүп яндыра торган завод кирәкми. Ә гомумән, чүп яндыру заводының бернинди дә куркынычы юк, - ди Алексей Махоткин.
Ничек кенә булмасын, Казанда чүп- чарны юк итү - зур проблемаларның берсе булып тора. «Восточный», «Самосырово» полигоннарын күргәч тә, бу мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлыйсың. Бүген «Самосырово» чүплеге ябык. 1960 елдан бирле кулланылышта булган бу полигонда 15 мең тонна чүп җыелган. Бүген анда рекультивация эшләре бара. Чүплекне махсус пленка белән томалыйлар, өстенә туфрак җәячәкләр, икенче елга җәйгә биредә куаклар утыртылачак. Кыскасы, киләчәктә чүплек урынында яшел калкулык булыр дип көтелә. Кызганыч, бу урында беркайчан да торак йортлар салып булмаячак, ярамый.
Хәзер Казанда чүпне кабул итә торган рәсми төп полигон ул - «Восточный». Тагын өч елдан 40 гектарга исәпләнгән полигон тулы көченә эшләр дип көтелә. Ул 15 елга исәпләнгән. Аннары аны да «Самосырово» полигоны язмышы көтә. Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиевның: «Казанда гына да ел саен 600 мең тонна каты көнкүреш калдыклары җыела», - дигәне истә. Бу сан ел саен арта бара. Кызганыч, чүп-чарның бары 7-10 проценты гына икенчел чимал буларак эшкәртелә. Чарасы күрелмәсә, шәһәр халкы үз калдыкларына күмелеп калмагае.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар