16+

Казанда “Татарстан яшьләре ришвәтчелеккә каршы” дигән акция узды

«Мы…» яшьләр хәрәкәте активистлары Идарә итү һәм территориаль үсеш институтында (ТИСБИ) "Антикорбатл" дигән ришвәтчелеккә каршы чара оештырды. Әлеге уен формасындагы ачык дәрес "Бирмәскә дә, алмаска да!" программасы кысаларында узды.

Казанда “Татарстан яшьләре ришвәтчелеккә каршы” дигән акция узды

«Мы…» яшьләр хәрәкәте активистлары Идарә итү һәм территориаль үсеш институтында (ТИСБИ) "Антикорбатл" дигән ришвәтчелеккә каршы чара оештырды. Әлеге уен формасындагы ачык дәрес "Бирмәскә дә, алмаска да!" программасы кысаларында узды.

Ришвәт бирү илебезнең күптәнге бәласе. Аны тиз генә җиңеп булмаячагын яхшы аңлый активистлар. Шуңа да безнең төп бурыч ришвәтчелек белән көрәшү түгел, ә аңа карата негатив караш булдыру, дип белдерде алар. Ришвәтчелек дигән авыруны тамырдан корытыр өчен активист яшьләр, студентлар арасында төрле чаралар оештыра. Дәрес бәхәс формасында узды. Студентлар төрле рольләргә кереп ришвәт бирү очракларын күрсәтте. Бергәләп ришвәтчелекне булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген ачыклады.

Иң күп ришвәтчелеккә бирелгән өлкә сәламәтлек саклау, ЮХИДИ, югары уку йортлары, полиция, балалар бакчалары икәнлеге ачыкланды. Студентлар үзләре дә ришвәтчелек белән даими очрашып торалар икән. Күбесе табиблардан һәм ЮХИДИ хезмәткәрләреннән зарланды. Ләкин ришвәтчелекне нормага санаучы яшьләр дә табылды.

- Әгәр акча проблемаңны тиз арада чишә ала икән, нигә моннан файдаланмаска. Минем энемнең аягына зур инә кергән иде. Табибның кесәсенә акча салмыйча, инәне чыгарырга ашыкмадылар. Бу дөньяда бар нәрсәне дә акча хәл итә, - дигән аргументлар китерергә тырышты 3 курс студенты Светлана. Ә бер егеткә конверттагы акча машина йөртү таныклыгын үз янында калдырырга ярдәм иткән.

Ләкин активистлар ришвәт бирүнең закон тарафыннан тыелган икәнен, ә ришвәт бирүче - җинаятьче икәнен аңлатты.

- Минемчә, студентлар арасында мондый чараларны еш үткәрергә кирәк. Ришвәтчелек безнең каныбызга сеңгән, ләкин кешене яшьтән үк акча, бүләк бирүгә негатив караш тәрбияләсәң, бәлки ришвәтчелек күпмедер кимер. Мин ришвәтчелеккә каршы, - дип белдерде 1 курс студенты Максим.

Әгәр дә студент үз уку йортында ришвәт бирү очракларын күрә икән, ул үз вузының ришвәтчелеккә каршы советына мөрәҗәгать итә ала. "Мы..." яшьләр хәрәкәте активистлары шулай ук, уку йортларында булган имтиханнарга да йөри икән. Бу эш белән алар имтихан вакытында ришвәт бирүне киметмәкче.

Ришвәтчелек белән очрашкан кеше шулай ук, (843) 299-17-08 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Шалтырату аноним формада бара.

Чара ахырында студентлар "Татарстан яшьләре ришвәтчелеккә каршы" дигән акция оештырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading