16+

Казанда ярминкәләр Яңа елга кадәр эшләячәк

Татарстан башкаласы Казанда, шулай ук Чаллы шәһәрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп бара.

Казанда ярминкәләр Яңа елга кадәр эшләячәк

Татарстан башкаласы Казанда, шулай ук Чаллы шәһәрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп бара.

Узган шимбәдә Чехов базары территориясендә Саба һәм Нурлат районнары кооператорлары, агропредприятиеләр һәм шәхси крестьян хуҗалыклары мул сәүдә оештырганнар иде. Казанлылар инде иртәнге сәгать 7дән үк базарда мәш килә. Чехов базары башкалардан авыл районнарының күплеге белән дә аерылып тора. Бирегә Арча, Балык Бистәсе, Биектау, Яңа Чишмә, Буа һәм Теләче вәкилләре дә килгән. Балык Бистәсе районы фермеры Александр Талаков ярминкәләрдә 300 баш каз сатарга өлгергән инде. Арча фермеры Илшат Ибраһимов казанлыларны умартачылык продукциясе белән сөендерә.
Чехов базарындагы ярминкәне «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагыйрь Нуретдинов, республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре дә карап-танышып чыкты. «Ярминкәләр шәһәр халкы өчен бик кирәк, чөнки авыл хезмәтчәннәре арзан бәядән сыйфатлы продукция тәкъдим итә», - дип фикерләрен җиткерде Ирек Миннәхмәтов.
«Районнар хуҗалыклары, фермерлар шәһәр халкына кирәкле булган күп төрле продукция китерә. Халык ярминкәләрдән бик канәгать. Сәүдә әле Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәләрдә катнашучыларның транспортка тотылган ягулыгы бәясе республика Хөкүмәте тарафыннан капланыла», - диде Минсагыйрь Нуретдинов.
Казанга узган шимбәдәге ярминкәгә генә дә 495 машинада 303 тонна бәрәңге, 185 тонна яшелчә, 82,5 тонна шикәр комы, 54 тонна он, 49,6 тонна сөт, 294 мең данә йомырка һәм башка азык-төлек китерелгән. Ярминкәләр Казанның һәр районында эшли.
Чаллыдагы ярминкәгә 21,6 миллион сумга 618 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе чыгарылган. Анда төп сәүдәне «Татпотребсоюз» оештырды. Автошәһәр халкына Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Әгерҗе, Азнакай, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Мамадыш, Кукмара, Чистай, Чирмешән һәм Ютазы районнары хуҗалыклары һәм фермерлары да үзләре җитештергән продукцияне алып килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading