16+

Казандагы Җиңү паркы яңарды (ФОТО)

«Җиңү паркындагы һәр танк, һәр самолет янында фоторәсемгә төшеп чыктык. Мондый да дәрәҗәле һәм үзенчәлекле урын дөньяның бер генә илендә дә юк», - дип соклануларын белдерделәр Латин Америкасыннан килгән музыкантлар Йонни Моралес белән Кристиан Линган. Казанның Җиңү паркы, дөрестән дә, сокланырлык бүген. Яңа Савин районының Ямашев проспекты белән Бондаренко урамы...

Казандагы Җиңү паркы яңарды (ФОТО)

«Җиңү паркындагы һәр танк, һәр самолет янында фоторәсемгә төшеп чыктык. Мондый да дәрәҗәле һәм үзенчәлекле урын дөньяның бер генә илендә дә юк», - дип соклануларын белдерделәр Латин Америкасыннан килгән музыкантлар Йонни Моралес белән Кристиан Линган. Казанның Җиңү паркы, дөрестән дә, сокланырлык бүген. Яңа Савин районының Ямашев проспекты белән Бондаренко урамы...

«Җиңү паркындагы һәр танк, һәр самолет янында фоторәсемгә төшеп чыктык. Мондый да дәрәҗәле һәм үзенчәлекле урын дөньяның бер генә илендә дә юк», - дип соклануларын белдерделәр Латин Америкасыннан килгән музыкантлар Йонни Моралес белән Кристиан Линган.
Казанның Җиңү паркы, дөрестән дә, сокланырлык бүген. Яңа Савин районының Ямашев проспекты белән Бондаренко урамы кисешкән җирдә 58 гектар мәйданны били ул. Паркка 1970 елда нигез сала башлап, сугышның 1418 көне санынча агачлар утыртыла. Узган ел республиканың сугыш һәм тыл ветераннары рәсми рәвештә 1995 елда ачылган, шактый искерә төшкән паркны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына төзекләндерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язганнар иде. Президент ветераннар башлангычын хуплап кабул итте. Төзекләндерү эшләре өчен республика бюджетыннан 240 миллион сум акча күчерелде. Казан һәм иганәчеләр биргән акчаларны да кушкач, әлеге сумма 300 миллионнан артты.
Колачлы төзекләндерү эше узган елның июнендә башланган иде, кышкы чорда да бер көнгә дә туктап тормадылар. Быел Җиңү көнендә исә аны тантаналы рәвештә ачтылар. Җиңү паркының Татарстаннан чыккан Советлар Союзы Геройлары исемнәре язылган пантеон, Мәңгелек ут, 42 метр биеклектәге Җиңү стеласы яңартылды. Электрон «Хәтер китабы» да булдырылды. Әлеге китапка Татарстан фронтовикларының исемлеге теркәлгән.
Хәрби техника горур сафларга тезелешеп киткән. Алар парк төзекләндерелгәндә «яңадан киенделәр»: техниканы буяп, тәртипкә китерделәр. Араларында сугышчан юл узган легендар танк - Т‑34 тә бар.
- Җиңү паркында тулы комплект өчен нәкъ менә бу танк җитми иде. Аны Җиңүнең 70 еллыгына урнаштыра алуыбыз символик мәгънәгә ия. Ветераннарыбызга бу яхшы бүләк, - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Парктагы күл тирәсендәге яшел зонага сузылган аллеялар гаскәрләргә һәм фронтларга багышланган. Солдат анасы һәйкәлен узгач, «Казань» К‑403 су асты көймәсе рубкасы каршылый. Күл буена велосипедта, роликларда йөрү өчен махсус юллар ясалган. Яшеллектәге уен мәйданчыгын кечкенә балалар бигрәк ошаткан. Парк территориясендә Wi‑Fi эшли, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләре дә уйланылган. Паркның Чуйков урамы ягындагы өлешендә җиһазландырылган спорт мәйданчыгы да булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading