16+

Казанның җиңүе – безнең өчен күпьеллык реклама булачак

Узган ялда Коръән ашына чакырганнар иде. Сүз ара сүз китеп, янымда утырган 80 яшьлек әби, Казан өчен тавыш бирергә кушалар, конкурста җиңә калса, Казанда акча чыгара башлаячаклар икән, дип ычкындырмасынмы.

Казанның җиңүе – безнең өчен күпьеллык реклама булачак

Узган ялда Коръән ашына чакырганнар иде. Сүз ара сүз китеп, янымда утырган 80 яшьлек әби, Казан өчен тавыш бирергә кушалар, конкурста җиңә калса, Казанда акча чыгара башлаячаклар икән, дип ычкындырмасынмы.

Шунда ук миңа борылып, тавышны ничек итеп бирергә, миңа да өйрәт әле, юкка гына халыкка мөрәҗәгать итмиләрдер, кирәктер, дип тә өстәп куйды. Үзәк банк чыгарачак яңа 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан Кремле сурәте төшерелергә мөмкин, аның өчен шәһәрнең бәйгедә җиңүе кирәк, дип аңлатып күрсәткәч, уенан кире кайтмады тагын, твоя-россия.рф сайтын язып алып, кәгазен кесәсенә салып куйды. Өйгә кайтуга ук, оныгыма әйтеп, мин дә тавыш бирәчәкмен дип сөйләнеп алды.

Казанда акча чыгуын чыкмас анысы, ә менә аның бәйгедә җиңүе безнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим соң? Бөтен нәрсә исәп-хисапка, акчага төртелгән заманда иң элек файда турында уйлыйсың бит. Акчадагы сурәт безгә нәрсә бирә? Шул сорау белән мин Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка мөрәҗәгать иттем.

- Казанның купюрада барлыкка килүе безнең өчен күпьеллык реклама булачак. Беренче чиратта туристлар өчен. Чит ил кешеләре, Росиягә килүгә, валюталарын Россия акчасына әйләндерәләр. Аны, сувенир буларак, үзләре белән дә алып китүчеләр бар. Ә анда исә Казан сурәтләнгән. Шуның белән шәһәребез, республикабызны танып беләчәкләр. Туристлар саны да артачак, - ди ул.

Аның сүзләренчә, туристлар тоткан һәр сумның 43 тиене Татарстан казнасын баета. Узган ел, экскурсантларны да кертеп, Татарстанда барлыгы 2,7 миллион турист булган. Туризм өлкәсендә күрсәткән хезмәтләрдән барлыгы 11,3 миллиард сум акча кергән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу 12,8 процентка күбрәк. Тармакара хезмәтләрне дә кушып санаганда, табыш 18,4 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге акчаларның 7,9 миллиард сумы салым хисабына Татарстан бюджетын арттырган.
Сергей Ивановның сүзләрен Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов та җөпли. Ул да сүз башын туристлардан башлады.

- Кризис вакытында бик күп тармаклар үзенең эшчәнлеген дәвам итә алмый, керемнәре югала. Туризм исә беркайчан да югала торган өлкә түгел. Югалып кына калмый, табыш та китерә. Безгә дә нәкъ менә туризм тармагын үстерергә кирәк. Яңа акчаларда Казан сурәте барлыкка килү дә туристлар саны артуга сәбәпче булачак, - ди ул.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров бу турыда нәрсә уйлый икән дип, аңа да шалтыраттык.

- Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен мәркәзебез Казан рухи башкала булып тора. Әгәр дә яңа чыгачак акчаларда шәһәребезнең кирмәне урын алса, Казаныбыз милләттәшләребезгә тагын да якыная, ул Россия төбәкләрендәге һәрбер йортка, һәрбер гаиләгә үтеп керәчәк дигән сүз. Мең елдан артык тарихка ия булган шәһәребез яңа акчаларда сурәтләнсә, ул башка илләрдә яшәүче татарлар өчен дә истәлекле бүләк, ядкарь буларак бик тиз популярлык казаныр. Казанның матурлыгына сокланып Татарстанга, башкалабызга тәүге тапкыр сәяхәткә килергә теләүчеләр, аны үз күзләре белән күрергә теләүчеләр саны да артыр, халкыбызда милли горурлык хисләренең артуына да бер сәбәп булыр, - диде ул безгә.

Россиянең өченче башкаласы статусын йөрткән Казанның яңа акчаларда урын алуы безгә, димәк, туристлар җәлеп итәчәк, шуның белән акча да китерәчәк. Ә акча ул кемгә кирәкми?..
Казан өчен тавышыгызны твоя-россия.рф сайтында бирә аласыз. Бәйге 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре шул ук көнне "Россия 1" телеканалында кичке сәгать 18.00дә игълан ителәчәк. Финалда Казан, Сочи, Севастополь, Ерак Көнчыгыш, Волгоград, Иркутск, Сергиев Посад, Владимир, Түбән Новгород, Петрозаводск шәһәрләре арасында көрәш бара. Әлегә беренче урында - Сочи, икенчедә - Казан.

***
Соңгы тапкыр Үзәк банк яңа акчаны 2009 елда бастыра башлаган. Ул вакытта халыкның кесәсенә яңа ун сумлык акча килеп керде. 2006 елдан биш мең, 2001 елдан бер мең сумлык купюралар чыгарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading