16+

Кечкенә дә төш кенә

Бәйрәмгә Казаннан Диләрә Галиуллина улы Тимерлан белән килгән иде. Тимерлан да дөньяга вакытыннан алда туган. Тормыш биргән әлеге сынауны алар ничек үтеп чыккан? Диләрә апа белән шул турыда сөйләштек.

Кечкенә дә төш кенә

Бәйрәмгә Казаннан Диләрә Галиуллина улы Тимерлан белән килгән иде. Тимерлан да дөньяга вакытыннан алда туган. Тормыш биргән әлеге сынауны алар ничек үтеп чыккан? Диләрә апа белән шул турыда сөйләштек.

- Улым йөклелекнең 28 нче атнасында 1 кг авырлыкта туды. Башта, билгеле, без бик тә куркып калдык, чөнки бу бөтенләй дә көтелмәгән хәл булды. Ләкин шуңа да карамастан, мин баланың исәнлеге өчен тырышырга тиеш, дип, үз-үземне кулга алдым. Куркыныч диагнозлар куйсалар да, мин аларга ышанмадым, барысының да яхшы булачагына өметләндем, - ди ул.
- Бала тугач та, нинди проблемалар белән очраштыгыз?
- Улымны мин Балалар республика клиника хастаханәсендә таптым. Соңрак безне бирегә - беренче балалар хастаханәсенә күчерделәр. Монда бер ай дәваландык. Баланың авырлыгын арттыра алсак та, күз белән проблема килеп чыкты - ретинопатия авыруы барлыкка килде. ДРКБда ике операция ясаттык. Шулай итеп, өч ай дигәндә, тернәкләнеп өйгә дә кайттык. Билгеле, беренче елны авырлыклар булмады түгел. Ай саен тикшеренеп-күренеп тордык. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, табибларның тырышлыгы һәм үземнең зур ышанычым белән без бу сынауны үтеп чыктык дисәм дә була. Хәзер улым Тимерланга 4 яшь инде.
- Тимерлан башка балалардан аерылып торамы?
- Үзенчәлекле бала ул, аңа башкача карарга кирәк. Тимерлан безнең гиперактив. Ике яшендә инде бөтен хәрефләрне белә иде, хәзер инде укырга өйрәнде, шигырьләрне бик тиз отып ала. Саннарны белә, инде меңгә хәтле исәпли ала. Минем һәм әтисенең телефон номерларын яттан әйтеп бирә. Утырып торырга бер дә яратмый инде анысы, гел хә­рәкәттә ул. Балалар бакчасына йөри башлаганга ике ел инде. Буе кечкенәрәк булса да, үз яшьтәшләрен ул бик күп нәрсә буенча уздыра. Хәзер инде без, Аллага шөкер, дибез.
- Шундый хәлгә юлыккан әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез.
- Беренчедән, балага узгач та, аңа кадәр дә үз-үзеңне бик сакларга кирәк. Миңа эшемдә күп борчылырга туры килде, физик эш тә күп булды. Болар барысы да тәэсир иткән, күрәсең. Декрет ялына чыкканчы ук бала табарга туры килде. Шулай булыр дип беребез дә уйламадык, әмма шулай язган булган инде. Ә төшенкелеккә бирелергә, ышаныч-өметне югалтырга һич кенә дә ярамый. Балага яратуыңны күрсәтергә, һәрвакыт аның белән бергә булырга кирәк. Сабый барысын да сизә, белеп тора бит ул. Язмыш берәү­не дә мондый хәлдә калдырмасын иде, әмма бул­ган икән инде, түзәргә, көрәшергә, тырышыра ки­рәк!..

Алдан туып бөек булганнар
Бөтен дөньяга танылган, күренекле шәхесләр арасында да җитлекмичә туучылар күп икән. Мәсәлән, Исаак Ньютон 1370 граммлы булып туган, Марк Твен йөклелекнең 30 нчы атнасында 2268 граммлы вакытта дөньяга аваз салган, Сэр Уинстон Черчилль дә туганда 1360 граммлы гына булган. Шулай ук заманында Анна Павлова, Василий Чапаев, Пабло Пикассо, Наполеон Бонапарт, Виктор Гюго, Огюст Ренуар, Вольтер, Чарльз Дарвин, Альберт Эйнштейн һәм башка күренекле кешеләр җитлекмичә туганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading