16+

Кечкенә сабыйны берүзен калдырып...эшкә киткәннәр

Җәй җитү белән үлемнәр саны арта. Күпчелек очракта адәм баласының, бигрәк тә ата-аналарның битарафлылыгы белән килеп чыккан үлемнәр.

Кечкенә сабыйны берүзен калдырып...эшкә киткәннәр

Җәй җитү белән үлемнәр саны арта. Күпчелек очракта адәм баласының, бигрәк тә ата-аналарның битарафлылыгы белән килеп чыккан үлемнәр.

Июнь башланып берничә көн узуга, Татарстанда 3 бала тәрәзәдән егылып төшкән. Алабугада өч яшьлек кыз, Казанда ике яшьлек бала, Түбән Камада дүрт яшьлек бала. Бишенче каттан, җиденче каттан... Әйе, өйгә черки, башка төрле бөҗәк кермәсен дип, фатирны бераз суытырга, җилләтергә теләп тәрәзәләргә сеткалар урнаштырабыз хәзер. Җиңелчә генә беркетелеп куя ул. Кул белән төртсәң, кубып, аска да төшеп китә. Ә балалар тәрәз төбенә менәргә ярата. Менә һәм... аска төшеп китә.

Могҗизалар да була, әлбәттә. Әнә Түбән Камада бишенче каттан егылып төшкән дүрт яшьлек сабыйның баш мие селкенгән, диләр. Казанда шундый ук биеклектән егылып төшкән ике яшь нарасый шунда ук һәлак булган. Сабый...

Әйе, балалар артыннан гына күзәтеп тә бетереп булмыйдыр, әмма бу очракларда җаваплылык тулысы белән ата-аналарда. Югарыда аталган фаҗигаләрнең берсендә баланың әтисе эштә булган, ә әнисе кер юган. Бала үз иркендә, әлбәттә. Ә икенче бер очракта өйдәге өлкәннәр кичке якта кибеткә чыккан булганнар. Бала үз иркендә калган. Бәлки куркып, әти-әниләре кайтмыймы икән дип тәрәзә төбенә менгәндер ул. Ничек итеп сабыйны бер үзен калдырып чыгып китәргә була – аңламыйм.

Балалар, яшьләр сулыкларда да һәлак була башлады. Кояш дип, коенып алыйк дип керә алар суга. Йөзә белсә дә, белмәсә дә. Балачага шуклыгы еш кына фаҗигале тәмамлана. Күпчелеге әти-әнисе рөхсәтеннән башка коена. Кайберәүләренең яннарында әти-әниләре дә була. Ике очракта да җаваплылык шул ук өлкәннәрдә. Карамыйбыз, онытабыз, дөнья куабыз...

Сабир Закиров.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading